Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Участокта газны ничек бушлай кертергә мөмкин

Газлаштыру һәм көнкүрештә аның куркынычсызлыгы хакында Денис Силайчев сөйли

Туры эфир вакытында газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү, өстәмә газлаштыру программасын тормышка ашыру темаларына кагылдылар. Аны трансляцияләү безнең оешманың һәм муниципалитетның рәсми сайтларында үтте. Спикер сыйфатында ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Денис Силайчев чыгыш ясады.

Газ куркынычсыз

булырга тиеш

Күпфатирлы һәм шәхси йортларның күбесе агым сулы газ суҗылыткычлары һәм җылыту казаннары белән җиһазланган. Аларны көнкүрештә куллану уңайлы. Әмма газ җиһазын дөрес куллану да мөһим.

– Газ җиһазларын эшләтү өчен табигый газ кулланыла. Аны дөрес эксплуатацияләмәү сәламәтлеккә генә зыян салмыйча, кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Фаҗигане булдырмас өчен гади кагыйдәләрне дә истә тотарга кирәк: һава агымын тәэмин итәргә, кабызганчы тарту көчен тикшерергә, эшләп торучы газ приборы өстендә киемне киптермәскә, плитәне бүлмәне җылыту өчен файдаланмаска, – диде Денис Силайчев.

Газ приборларын караучысыз калдырырга һәм газ хезмәте хезмәткәрләренең даими рәвештә техник хезмәт күрсәтүләренә каршы килергә кирәкми.

Денис Павлович ассызыклап үткәнчә, һава алмашыну процессы табигый юл белән бара, һава агымыннан башка тарту эшләмәячәк. Шуңа күрә дә тәрәзләрне ныклап ябарга һәм ябыштырырга ярамый, вентиляция каналларын чүп-чар тулудан сакларга кирәк, шулай ук газ колонкаларын һәм казаннарын кухня шкафлары артына яшерергә ярамый.

– Бинада газ тупланышын тикшерү өчен приборлар бармы? – бу сорау туры эфир барышында яңгырады.

– Газның күпме күләмдә икәнен билгеләү өчен сигнализатор урнаштырырга мөмкин. Әлеге прибор бина өчен дә газның тупланышының күтәрелүен кисәтә ала. Икенче төрле итеп әйткәндә, нормадан узып киткән очракта ул тавыш сигналы бирә һәм газ торбасына клапанны яба, шулай итеп газга юл тулысынча ябыла.

Газлаштыру программасы буенча субсидияләр

кемгә тиешле

ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы газлаштыру темасына да кагылды.

– 2023 елда республика территориясендә яшәүче гражданнарга участок эчендә газ кертүгә бер тапкыр бирелә торган субсидиядән файдалану яисә өй эчендә газ җиһазы урнаштыруга рөхсәт бирүче ТР Министрлар кабаинеты карары чыкты. Әлеге субсидия 100 мең сумнан артмаган керемнәрне каплау өчен тәкъдим ителә.

– Әлеге программага нинди төр гражданнар эләгә? – әбүнәчеләрнең бер соравы әнә шундый иде.

Әлеге программага Бөек Ватан сугышында, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарның гаиләләре эләгә. Шулай ук бу программага сугышта үлүчеләрнең,үлгән сугыш инвалидларының, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның һәм ветераннарның гаиләләре, аена бер кеше башына кереме 19 меңнән артмаган беренче-икенче төркем инвалидлар яшәгән гаиләләр, 18 яшькәчә өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләр керә.

– Әлеге программа махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә кагыламы?

– Әйе, әлеге субсидияне ЛНР, ДНР, Запорожск, Херсон өлкәләрендә һәм Украина территориясендә алып барылучы махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре, «Алга», «Тимер» батальоннарында, РФ милли гвардиясендә хәрби хезмәт үтүчеләр гаиләләре, махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзүчеләр, шулай ук махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, ФСБ идарәсе хезмәткәрләре гаиләләре алырга хокуклы.

Әлеге программаның ничек гамәлдә булуы һәм субсидия алу өчен җентекле мәгълүматны Матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәгенең 43нче бүлегенә мәрәҗәгать итеп белешергә -мөмкин. Ул Чистай шәһәрендә Урицкий урамында 45нче йортта урнашкан. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-12-36, 5-33-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев