Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм татулык яклы велоквест

Шәһәр һәм районның мөселманнар җәмгыяте сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, милләтара һәм динара татулыкка, террорчылык һәм экстремизм күренешләренә түзеп тормауга юнәлдерелгән төрле акцияләр үткәрә.

Мөселман хатын-кызларының велоквесты шундый чараларның берсе булып тора. Ул «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында оештырыла. Кызлар веломаршрут буенча бергә үтү өчен яр буена җыелдылар.

– Безнең мөслимәләр һәрвакыт актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, күбесе велосипедта йөрергә ярата. Без алар өчен велоузыш оештырырга уйладык, – дип сөйли Чистай мөслимәләр берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова. – Соңрак аны гадәти булмаганча, үзенчәлекле итеп эшләргә булдык. Аны бай программа белән квест рәвешендә оештыру идеясе шулай туды.

Ярышларда катнашучыларга велосипедларда биш чакрымнан артык ара узарга туры килде. Юлда аларны команданы берләштерүгә, логикага, тапкырлыкка юнәлдерелгән биремнәр көтте.

– Мин спорт, хәрәкәт яратам. Шуңа күрә квест турында ишеткәч, уйлап та тормыйча, анда катнашырга булдым. Организм моңа күнегелгән, чөнки минем ике елга якын велосипед белән аерылышканым юк, мондый дистанцияләр мине куркытмый, – ди мөслимәләр берлеге активисты Дилбәр Закирова. 

Әлеге чараның төп максаты – кызларның исламның экстремизм һәм террорчылык кебек тискәре күренешләр белән бернинди уртаклыгы булмавын, мөселманнарның деструктив берләшмәләрнең гамәлләрен гаепләвен күрсәтү теләге. 

– Ни кызганыч, мөсли­мәләр күп нәрсәдән чик­ләнгән, өйдә утыралар, җәмәгать чараларында катнашмыйлар дигән фикер яши. Без үз үрнәгебездә төрле акцияләрдә, шул исәптән «Экстремизмга – юк!» айлыгында актив катнашуыбызны күрсәтергә телибез, чөнки ислам – игелек һәм тынычлык дине. Без шулай ук милләтара һәм динара татулыкка һәм тынычлыкка карата ызгыш һәм фетнә салучыларны гаеплибез, – диләр кызлар. 

Велоквестта «Ягез әле, кызлар!» клубыннан да яшь мөслимәләр катнашты. 

– Кече буын белән элемтә урнаштыру мөһим, без кызлар белән тыгыз аралашабыз, – дип билгеләп үтә Дилбәр Закирова. – Бу безнең беренче генә уртак чарабыз түгел. Җәй көне без берничә тапкыр табигать кочагына чыктык, вакытны бергәләп үткәрдек. 

Үсеп килүче буын өлкәннәр белән беррәттән, бер станциядән икенчесенә таба шатланып, барлык биремнәрне дә үтәп барды. Аларның һәркайсында кызларга билгеле бер биремне үтәргә туры килде. Әмма иң элек бу биремнәрне табарга кирәк иде, моны алар бик тиз һәм җиңел башкардылар.

Шулай итеп, актив мөслимәләр яр буеннан мебель фабрикасы микрорайонына кадәр уздылар, анда кечкенә генә пикник оештырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев