Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тылда фронтка ярдәм итү эшен җәелдерделәр

Чистайлылар гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышалар

Махсус хәрби операция башланганнан бирле айлар үтте, бу исә россиялеләрнең бердәмлеген күрсәтте.

Илебезнең төрле төбәк ләреннән махсус операция үтүче зонага тонналап гуманитар ярдәм җибәрәләр, шәһәрләрдә һәм авылларда хәрби хезмәт үтүче һәм мобилизацияләнгән ир-атлар өчен ярдәм җыю пунктлары ачылган. Битараф булмаган кешеләр ярдәм җыеп кына калмыйлар, ә үзләре сугышчылар өчен кирәкле җайланмалар әзерлиләр: маскировкалаучы челтәрләр үрәләр, җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр, аяк киеменә кую өчен олтыраклар ( стелькалар) һәм башка күп кенә нәрсәләр тегәләр.

Әлеге эштә Чистай епархиясе зур эш башкара. Башта Донецк һәм Луганск халык республикаларының эвакуацияләнгән халкы өчен әйберләр җыю игълан ителгән иде. Аннары хәрби хезмәттә булучылар өчен медикаментлар, беренче ярдәм күрсәтү әйберләре җыеп, алардан тактик аптечкалар комплектладылар.
Әлеге эш Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы буенча епархия сәркатибе, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүче бүлек җитәкчесе протоиерей Андрей Зиньков һәм мәхәлләнең өлкән побы Сергий Радонежский, иерей Тимофей Маташов җитәчелегендә үткәрелә.

– Махсус операция үткәрелү че зонага без дүрт партия гуманитар ярдәм җибәрдек. Сигез тапкыр уку полигоннарындагы якташларыбыз янына бардык. Тимофей белән палаткалар буйлап йөрдек, кемгә нәрсә кирәген сораштык. Егетләр бөтен нәрсә дә барлыгын, әмма мөмкин булса утын китерүебезне сорадылар. Мәхәллә кешеләре ярдәме белән без ике КамАЗ утын, илле тактик аптечка иттек. Шулай ук мобилизацияләнүчеләр соравы буенча храмда төнге литургия оештырдык, аны митрополит Кирилл үткәрде, – дип сөйли протоиерей Андрей Зиньков.

Тактик аптечкалар җыя башлаганнан бирле махсус хәрби операция үткәрү зонасына 200 ләп аптечка җибәрелгән. Бу эш бүген дә дәвам итә. Әлеге аптечка ярдәмендә сугышчының гомерен саклап калу очраклары да бар инде.

– Әлки районы кешесе, Татарстан батальоннарының берсендә махсус операциядә катнашучы атышка эләгә, аның ике аягы да яралана. Аның үзе белән тактик аптечкасы була һәм шуның ярдәмендә ул үзенә беренче ярдәмне күрсәтә. Хәзер ул госпитальдә ята, тернәкләнеп килә, аягына баса башлаган инде. Күптән түгел генә әнисенә шалтыраткан һәм әлеге тактик аптечкаларны әзерләп сугышчыларга җибәрүчеләргә рәхмәт әйтергә кушкан, – дип билгеләп үтте Андрей атакай.

Ростислав атакай бер ай дә ва мында махсус хәрби операция зонасында рухани вазифасын башкара, анда тактик носилкалар кирәк булуын әйтә, шуннан соң дин әһелләре тагын бер юнәлештә эш җәелдерәләр.

– Нигез итеп без каркассыз тактик медицина носилкаларын алдык. Кирәкле материалларны: палата брезентын, корсаж тасмасын, кирәкле җепләрне сатып алдык. Сынау өчен носилка тектек, аның ныклыгын, сыйфатын тикшердек. Мәхәлләгә йөрүчеләр дә булышлык күрсәттеләр. Эш Мәрьям ана иконасының Казан храмында алып барыла, бер ханым аларны өйдә тегә. Бүген без мобилизацияләнүчеләр өчен 20нче носилканы тектек, – дип ассызыклый епархия сәркатибе.

Дин әһеле хәбәр иткәнчә, бу юнәлештә эшләр дәвам итә. Битараф булмаучылар шундый носилкалар тегәргә кирәк дигән фикер белән чыктылар, әмма һәр машинка да мондый тыгыз тукыманы тегә алмый. Җитмәсә материаллар да күп түгел. Аны хәйрия акчасына гына сатып алалар. Сүз уңаеннан, теләгән һәр кеше носилкалар тегү өчен материаллар сатып алуда үзеннән өлеш кертә ала (хәбәрләшү өчен телефоннар: 8 927 435 75 80 – Андрей атакай, 8 906 111 82 64 – Тимофей атакай).

Мәрьям Ана иконасының Казан храмында носилкалар тегү эшләре җайга салынган. Тегүчеләр носилкаларны кисү һәм тегү эшләренең иң оптималь юлларын таптылар.

– Храмдагы яңа тегү машинасының калын тукыманы һәм тыгыз каешларны тегү өчен көче җитми. Аның каравы иске совет машинасы бик яхшы тегә. Җөйләр дә тигез, нык килеп чыга , – дип сөйли башлады Ольга Мальгинова. – Йөрәк кушуы буенча мин тактик носилкалар ясауда үз ярдәмемне тәкъдим иттем.

Сугышчыларыбыз өчен йөрәк әрни, тизрәк җиңү яулауга үзебездән өлеш кертәсебез килә. Бер айга якын тегәбез инде. Монда бернинди авырлык та юк, тегү машинасында эшли алган һәр хатын-кыз тегә ала. Бүгенге көнгә безнең 30 носилкага материалыбыз бар, тегәргә теләк белдерүчеләр булса, без бик шат. Без бит россиялеләр, Ватаныбызны яклаучыларга ярдәм итәргә тиешбез!

Башка күп кенә дини кеше ләр дә сугышчыларыбызга ярдәм итү уе белән яна. Алар палаталарны җылыту өчен мичләр, блиндажлар, икенче төрле итеп әйткәндә, буржуйкалар әзерли башладылар. Шулар арасында – кыю, тәвәккәл кыз Арсения дә бар. Кечкенә генә гәүдәле бу кыз эреп-ябыштыру аппаратыннан бик оста файдалана, ирләр белән беррәттән үзенең остазы Александр Морозов кул астында остаханәдә эшли, сугышчылар өчен икенче мичләр әзерли.

– Белдерү аша Чистай Выселкасындагы Пресвятая Троица храмында эретеп ябыштыру эшләренә өйрәтүче түгәрәк эшли башлавын ишеттем. Мин кызыксындым, әмма булдыра алырмынмы дип шикләндем. Беренче дәрескә барып карарга уйладым. Миңа ошады, булдыра аласыма ышандым. Чүкү эшләрендә генә авырлык туды, чөнки анда ныклы ир-ат көче кирәк. Фронтка җибәрү өчен буржуйкалар ясый башлагач, минем фронттагы сугышчыларга ярдәм итәсем килде. Алар арасында безнең туганнарыбыз, дусларыбыз, танышларыбыз бар. Җиңү өчен аларга безнең ярдәм кирәк, – дип сөйли Арсения.

Сүз уңаеннан, мичләр әзер ләгәндә эретеп ябыштыручылар сыйфатына гына түгел, ә аның эшләү рәвешенә дә игътибар итәләр. Буржуйкалар яссы өслек белән ясалганнар, аларда ризыкны җылытырга, ә ян-ягына урнаштырылган металл җайланмаларда өс-аяк киемнәрен киптерергә мөмкин. Һәр мич комплектында махсус операция символикасы белән урнаштыру өчен җайланмалар һәм торбалар бар.

– Мичләрне ясауда храм хезмәткәрләре һәм волонтерлары үз теләкләре белән катнаша. Әлеге эшкә без Андрей атакай тәкъдиме һәм фатихасы белән керештек. Бүгенге көндә махсус операция зонасына җибәрү өчен 6 мич әзерләнде, әмма эш дәвам итә. Бу безнең Җиңүгә керткән өлешебез. Иң элек без хәрби хезмәттә булучылар ихтыяҗыннан чыгып эшлибез. Безгә яхшы җылыта торган, күчеп йөртергә, кулланганда җайлы булган мичләр әзерләү бик мөһим. Моның өчен без төрле сызымнар, схемалар өйрәндек, видеоматериаллар карадык һәм оптималь вариант таптык, – дип сөйли Александр Морозов. – Безнең эшебез турында белеп, ярдәмгә ашкынучы кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Мәсәлән, ябыштыру аппараты сатучы, безнең аны ни өчен алганыбызны белеп, зур ташлама ясады, компрессорны хәйрия ярдәме итеп бирде. Башкалар плазморез һәм ябыштыру аппараты өчен чыгым материаллары бирделәр. Шулай ук безгә мичләр өчен металлл сатып алганда ташлама ясыйлар. Кислород базасында баллонны углекислый газ белән тутырдылар. Барлык кешеләр дә берләште: «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!», – дип фронттагыларга ярдәм итәргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев