Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тыл хезмәтчәне Рәшидә Зәйнуллинага 97 яшь тулды

Аны бу мөһим дата белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады

Ул Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының игътибарын, хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.

 

Рәшидә Шакирҗан кызы Чистай районының Маяк авылында туган. Аның хезмәт биографиясе сугыш елларында, яшүсмер чагында «Маяк» колхозының ындыр табагында эшләгәндә башланган. Яшь чагында ул кул эшләрен бик яраткан, бәйләү һәм тегү белән шөгыльләнгән.

 

Кияүгә чыккач, ул күп еллар трикотаж фабрикасында тегүче-мотористка булып эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан. Фидакарь хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей бүләкләренә лаек булган.

 

Рәшидә Зәйнуллина дүрт бала тәрбияләп үстергән, аның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул улы һәм килене белән бергә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев