Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тыл хезмәтчәне Антонина Георгиевна Попова 96 яшь тулу белән котлаулар кабул итте

...

Тыл хезмәтчәне Антонина Георгиевна Поповага 96 яшь тулды. Үзенең туган көнендә ул туганнарыннан һәм якыннарыннан гына түгел, ә шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовтан һәм кадет интернат-мәктәбеннән Алдынгылар советында катнашучылардан котлаулар кабул итте.

Олы яшьтә булуына карамастан, Антонина Георгиевна кунакларны елмаеп каршы алды, бу елмаю гомер елларының бөтен зирәклеген үзендә саклаган кебек тоелды.

Кунаклар аңа чәчәк бәйләмнәре, открыткалар, бүләкләр бүләк иттеләр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Михаил Иванович тыл хезмәтчәненә сугыш елларында армый-талмый хезмәте өчен рәхмәт һәм хәтер символы буларак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Антонина Георгиевнага мөрәҗәгать итеп, Михаил Ксенофотнов:
— Сезнең фидакарь хезмәтегез, нык, шат күңелле булуыгыз — барыбыз өчен дә үрнәк. Сезгә шәһәребез һәм илебез хакына куйган хезмәтегез өчен мең-мең рәхмәт.

Антонина Георгиевнаның тормыш юлы — бер хатын-кыз язмышы гына түгел, ә сугыш балалары буыны тарихы. 13 яшендә, Бөек Ватан сугышының иң авыр елларында, яшь кыз Антонина «Путь» артелендә тегү машинасы артына баса. Дәреслекләр, уенчыклар тотарга тиешле бала куллары фронттагы солдатлар өчен җылы бияләйләр, чалбарлар һәм телогрейкалар тегә. 1947 елда Антонина Георгиевна «1941-19-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

Безнең хезмәт сөючән героинябыз эш белән генә чикләнмәгән. Аның энергиясе һәм таланты иҗатта да чагыла: ул хорда җырлаган, шәһәр бәйрәмнәрендә биюләр белән чыгыш ясаган. 1958 елда Антонина Георгиевнаны массалы тегү цехының техник контроль бүлеге башлыгы итеп билгелиләр, анда ул сыйфатны контрольдә тотып кына калмый, ә үз тәҗрибәсен яшь тегүчеләргә дә тапшыра. Ә 1961 елда артель ательега әйләнгәч, Антонина Георгиевна индивидуаль өске кием тегү остасы була.

Антонина Попованың исеме көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының Мактау кенәгәсенә кертелгән, шулай ук ул җитештерелә торган продукциянең югары сыйфаты һәм гражданнарга яхшы хезмәт күрсәтүе өчен күп тапкырлар Рәхмәт хатларына һәм премияләргә лаек булган. 1960 елдан 1962 елга кадәр Антонина Георгиевна шәһәр Советына депутат итеп сайланган, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашкан.

1965 елдан ул трикотаж остаханәсендә участок мастеры булып эшләгән, ә 1969 елдан үзен педагогик эшчәнлеккә багышлаган, 18нче мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән.

Антонина Георгиевна өч бала тәрбияләп үстергән, аларның һәркайсы зур уңышларга ирешкән. Улы сәгать заводында эшләгән, кызлары, мәгариф үсешенә үз өлешләрен кертеп, укытучылар династиясен дәвам иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев