Турнирга чакырабыз!
...
«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы бүләкләренә мини-футбол буенча турнир узачак.
Безнең редакция ел саен сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ял итүне пропагандалау максатыннан әлеге спорт чарасын үткәрә. Быел төп бүләк — кубок өчен көрәштә «Чистай хәбәрләре», «Ветераннар» һәм «Таттелеком» командалары очрашачак.
Турнир 27 августта, 12 сәгатьтә, Балалар һәм яшьләр иҗат йортының футбол мәйданчыгында узачак.
Керү ирекле, 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев