Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Турнир СССРның спорт мастеры Әдип Нуруллин истәлегенә багышланды

«Батыр» спорт мәктәбендә егетләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Алар классик көрәш буенча СССРның спорт мастеры Әдип Нуруллин истәлегенә багышланды.

Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, ТР Спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Нәфис Миңнебаев, Казанның спорт көрәше федерациясе рәисе Рамил Сөләйманов, педагогика фәннәре докторы, Әдип Нуруллинның укучысы Александр Кузнецов, классик көрәш буенча СССРның спорт мастеры Равил Минапов, Россиянең атказанган тренеры Фоат Уразгильдиев, бертуганнар Мәлик һәм Фәрит Нуруллиннар сәламләде.

Турнир дулкынландыргыч тамашага әверелде. Берничә сәгать дәвамында көрәшчеләр спорт ярышларын күзәтүчеләрнең барысын да киеренкелектә тоттылар.

Чистайлылар Егор Кудосов һәм Алексей Карташов 2014-2015 елларда туган егетләр арасында 35 кг авырлык категориясендә иң яхшылардан булдылар. 56 кг авырлык категориясендә Альфред Кәлимуллин лидер булды. 2012-2013 елларда туган егетләр арасында Илья Давыдов, Никита Курицын җиңү яуладылар. 2008-2009 елларда туган егетләр арасында Данил Новиков, Ярослав Кожевников призлы урыннар алдылар. 2006-2007 елларда туган егетләр арасында Тимур Хөснуллин иң яхшы көрәшче булды. 2005-2006 елларда туган көрәшчеләр арасында Аскар Урманчиев һәм Максим Егоров җиңү яуладылар.

Турнирны үткәрүдә иганәчеләр зур ярдәм күрсәттеләр, алар арасында атаклы тренерның элеккеге укучылары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев