Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туристларны Чистай нәрсә белән җәлеп итә?

...

 

Һәркайсыбызның бер генә тапкыр булса да, шәһәр урамнары буйлап туристларның йөрүен күргәне бар. Иң күп кунакларны Чистай җәй көне каршы ала. Нигездә, алар безгә су транспортында килә. Быел туристлар белән беренче теплоход безгә 3 май көнне килде. Ә узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 60 меңнән артык турист булып киткән, музей-тыюлык тарафыннан 880 экскурсия үткәрелгән. Кечкенә генә шәһәрчегебез туристларны нәрсә белән җәлеп итә соң? Бу сорауны без чистайлыларга бирергә булдык.

Антон Зайцев, «Бетар» ПКФсы директоры:

– Ел саен Чистайга туристларның килүен күрү күңелле. Миңа калса, шәһәребезнең тарихи-мәдәни мирасы, музейлар аеруча зур кызыксыну уята. Яңа юнәлешләрне дә үстерергә кирәк. Мәсәлән, кунакларга кулинария туризмын тәкъдим итәргә. Моның өчен барлык кафеларның менюларын берләштерергә һәм һәрберсендә үзенә генә хас ризыкны теркәргә кирәк. Кунакларны Чулман балыгы яки сарык ите белән шаккатырырга мөмкин. Балыкчылык туризмы да актуаль булачак. Шулай ук бездә яшәгән һәр шагыйрь һәм язучы буенча әдәби укулар үткәрергә мөмкин, бу инде әдәби туризм булачак. Спорт турында да онытырга ярамый: хоккей, футбол, баскетбол, волейбол һәм армрестлингны үстерүне дәвам итәргә. Мәсәлән, Чулманда йөзүне оештырырга була.

Гөлинә Яруллина, Каргалы гимназиясе директоры:

– Чистай – бай мәдәни мирасы булган шәһәр, анда сәүдәгәрләр чорының аерым атмосферасы сакланган. Минемчә, нәкъ менә бу туристларны безнең шәһәргә җәлеп итә дә инде. Безнең табигатебез дә матур. Катерда яки башка су транспортында йөргәндә күз явын алырлык табигать күренешләре ачыла. Безнең якларда һава да чиста, яшеллек, елга һәм күлләр дә күп.

Оксана Михайлова, декрет ялындагы әни:

– Шәһәр урамнарында мин экскурсиягә килгән туристик төркемнәрне берничә тапкыр күрдем. Нигездә, алар өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Минем уйлавымча, безнең шәһәр аларны тарихи, матур биналар, музейлар, чиркәүләрнең һәм мәчетләрнең күп булуы белән үзенә җәлеп итә. Яшь туристларның да безгә килүен теләр идек. Моның өчен яшьләргә туры килгән берничә чара уйлап табарга була. Мәсәлән, яшьләр субкультуралары белән бәйле нәрсә дә булса яки музыкаль фестивальләр. Шулай ук гаиләләр өчен дә чаралар эшләргә була.

Артур Вәлиев, студент:

– Дөресен генә әйткәндә, Чистайга туристларның күбрәк килүен телим. Тиздән шәһәрдә яңа музейлар барлыкка киләчәк дип ишеткән идем, алар кунакларга да, чистайлыларга да ошар дип өметләнәм. Миңа калса, туристларның күбесе безгә архитектура һәйкәлләрен карарга килә, алар бездә, чыннан да, күп. Ә туризмдагы яңалык турында сөйләсәк, минемчә, глемпинг – табигатьтә, су буенда, барлык уңайлыклары булган аерым йортларда ял итү кебек ял төрен үстерү турында уйларга мөмкин. Анда төрле кызыклы фестивальләр үткәрергә мөмкин булыр иде.

Надежда Рекушина, күп функцияле үзәкнең Чистай филиалы җитәкчесе:

– Туристларны, әлбәттә, шәһәребезнең бай сәүдәгәрләр тарихы җәлеп итә. Аларга танылган сәүдәгәрләр һәм меценатлар эшчәнлеге турында гына түгел, аларның гаиләләре, көнкүреше турында да сөйләү кызык булыр иде дип уйлыйм. Алар гаиләләре белән бергә нәрсә эшләргә яратканнар, үзләренең турыдан-туры эшләреннән тыш, нәрсә белән мавыкканнар – болар барысы да мавыктыргыч булыр дип уйлыйм. Һәм тагын, минемчә, шәһәр предприятиеләренә барып, аларның оешу тарихы турында бәян иткән экскурсияләр дә кызыклы булыр кебек тоела.

 

Фото Е. Соболева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев