Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тулы заллар – минем өчен иң зур мактау»

Бахта авылы клубы методисты Анна Акманова эшкә вакытлыча гына урнаша, әмма озакка кала. Хәзер үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерми.

Бахта - районыбызда бары тик керәшеннәр генә яшәүче бердәнбер авыл. Җирле клуб һәм аның коллективы әлеге халыкның мәдәниятен һәм телен саклауга әйтеп бетергесез өлеш кертә.

Коллектив белән соңгы еллара методист Анна Акманова җитәкчелек итә. Күпьеллык нәтиҗәле эше һәм республикада яшәүче халыклар мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Анна Владимировна Бахта авылы клубында унбер ел эшли. Эшкә вакытлыча гына урнашкан була, клуб эшенә тартылып китеп озакка кала, хәзер инде үзен башка урында күз алдына да китерми.

– Бахта авыл клубына мин очраклы рәвештә генә килеп эләктем. 2011 елда вакытлыча декрет ялына киткән мөдир урынына эшкә урнаштым. Ул вакытта «Карендәш» керәшен ансамбле белән бергә без күп кенә конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алдык, төрле мәйданнарда чыгыш ясадык. Вакыт узу белән безнең коллективка «Халык ансамбле» исеме бирелде, шул сәбәпле клуб хезмәткәрләренең штат саны артты. Мин ансабль җитәкчесе булып калдым, бер үк вакытта режиссер да булдым. Еллар узганнан соң методист булып эшли башладым, – дип сөйли Анна Акманова.

Мәкаләбез герое Бахта авылыныкы түгел, бирегә ул күрше Югары Кондрата авылыннан килен булып төшкән. Беренче белеме буенча ул башлангыч сыйныфлар укытучысы, ә клубка эшкә урнашып яңа белгечлеккә квалификация ала.

Һөнәри юлыгызны мәдәният өлкәсе белән бәйләвегезгә үкенмисезме? – дип сорадым мин әңгәмәдәшемнән.

– Бер тамчы да үкенмим. Бу эшемнән зур канәгатьләнү алып эшлим. Тормышымны клубыбыздан башка күз алдына да китерә алмыйм. Миңа иҗат эше белән шөгыльләнү, кешеләр белән эшләү бик ошый, биредә мин үз урынымны таптым дип саныйм. Мәктәптә укыганда ук мәдәният хезмәткәре сәләте билгеләре бар иде: барлык чараларда да катнаштым, сценарийлар уйларга ярдәм итә идем, – дип сөйли Анна Владимировна.

– Ә хәзер нинди булса чара өчен сценарий язу һөнәрегезнең бер өлеше... Эшегезнең үзенчәлекләре турында сөйләгез әле.

 – Мәдәният хезмәткәрләренең эш көне нормага салынмаган, бер көн икенчесенә охшамаган. Мин документлар белән дә эшлим, әмма эшчәнлегем нигезен иҗат тәшкил итә. Сценарийлар уйлап табам, эш планын төзим, һәр чарага берәр үзгәреш кертергә тырышам, өлкәннәргә дә, балаларга да ошарлык итәргә кирәк. Чыгышлар вакытында турыдан­туры үзем дә катнашам. Бер сүз белән әйткәндә, эш ритмыбыз бик актив, кайвакыт хәтта киеренке дә була, әмма миңа ошый. Кайвакыт көн өстәл артында утырып та уза ­ сценарий язам, документлар белән утырам. Шундый көннәрдә берәр чынаяк чәй эчеп алырга да мөмкин. Чараларда яки репецияләрдә кычкырып җырлаудан тавышлар өзлегә, бию элементларын кабатлаудан аяклар арый, музыка тавышына баш та авырта башларга мөмкин. Әмма тулы заллар, алкышлаулар күргәндә боларның барысы да онытыла, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Анна Владмировна үзе кебек үк үз эшенә гашыйк кешеләр янәшәсендә эшләве турында сөйли. Авыл клубы коллективы зур түгел, әмма бик дус.

– Халык мәкалендәгечә, сугыш кырында бер генә сугышчы булмый. Безнең эштә дә шулай. Дус һәм тупланган коллективтан башка ни дә булса эшләве бик авыр. Мин фикердәшләр командасында эшлим, алар һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, булышырга әзер торалар. Венера Минаева 20 елдан артык җыештыручы булып эшли. Ул бик музыкаль, иҗади шәхес. Бер генә концерт та, бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый. Режиссер Светлана Малышева турында шундый ук сүзләр әйтәм, ул шулай ук безнең костюмнарны бизәргә, матур элементлар өстәргә ярдәм итә. Яңа, креатив идеяләре булган яшь хезмәткәребез дә бар.

Без хәтта өйдә дә, эштән соң даими элемтә дә торабыз. Менә, мәсәлән,хуҗалыгымда ниндидер эш башкарам, кызыклы бер идея уйга килеп керә, аннары тизрәк хезмәттәшләремә шалтыратам, әлеге идеяне тикшерәбез, алар да нәкъ шулай эшлиләр. Безнең менә дигән коллектив, шуңа эшебез дә яхшы бара, – дип сөйли Анна Акманова.

Анна Акмановага гаиләсе – ире һәм аларның дүрт балалары гел ярдәм итәләр. Герое быз сүзләренә караганда, бу аңа эшендә дә, үз хуҗалыгында да барлык эшкә дә өлгерергә ярдәм итә.

– Эшебездә якыннарыбызның ярдәменнән башка авыр. Эш графигы нормага салынмаган бит, ансамбль белән чыгыш ясау өчен башка урыннарга да барырга туры килә. Гаиләм ышанычлы тылым. Ирләребез безгә күп нәрсәдә ярдәм итәләр. Декорация ясарга кирәккәндә материалларны табалар, китерәләр, ясап та бирәләр. Ә клубта дәүләт һәм халык  бәйрәмнәренә туры китереп төрле чаралар оештырлар. Чыгышлар вакытында шулай ук авыл халкы да катнаша.

– Барысын да җәлеп итәргә тырышабыз.Әйтеп үткән идем бит, бездә «Карендәш» халык ансамбле бар, мин аның белән җитәкчелек итәм. Анда өлкән яшьтәге артистлар җырлый. Без шулай ук традицияләрне, гадәтләрне, йолаларны, үз халыкларының телен онытмас өчен яшь буынны да җәлеп итәбез. Хәзерге вакытта ансамбльнең яшь коллективы бар, анда биш егет һәм биш кыз катнаша. Шуны да әйтергә кирәк, яшьләр безнең клубка кунегүләргә йөри башлагач, күпләр музыка мәктәбенә укырга керделәр, хәзер инде күп кенә музыкаль инструментларда уйныйлар, – дип сөйли Анна Акманова.

– Беркайчан да шәһәргә китәсегез килмәдеме?

– Юк, бервакытта да. Мин башыннан ахырына кадәр авыл кешесе. Миңа авыл көнкүреше ошый, хәзер инде авылда да бөтен цивилизация бар. Миңа авылда ошый, эшем дә янәшә генә. Бахта авыл клубында оештырылган барлык чаралар да тулы аншлаг белән уза. Аларны белдерүләр аша гына түгел, шәхсән телефон аша шалтыратып яки өйләренә барып чакыралар.

– Эшегездә иң зур бүләк дип нәрсәне саныйсыз?

– Һәрвакыт сәхнәдә чыгыш ясап, гел кеше арасында булуыма да карамастан, мин бик оялчан. Мине мактаганда бигрәк тә уңайсызланам. Клубта кешеләр булу минем өчен иң зур бүләк. Концерт башлана, ә залда алма төшәр урын да ук, күңелгә шундый рәхәт булып китә. Кешеләр өчен өстәмә урын табарга, эскәмияләр, урындыклар куярга туры килгәндә аеруча шатланам. Кешеләр килгән, димәк, аларга ошый, аларга биредә күңелле. Авылдашлар ягыннан шундый ярдәм дә бәхәссез. Үзебезнең Питрау бәйрәме турында сөйлисем килә. Аңа әзерләнгәндә бөтен авыл халкы да катнаша. Берәүләр баннерлар урнаштырырга ярдәм итә, икенчеләре бүрәнәләр алып килә,өченчеләре исә бәйрәм мәйданына электр уты сузалар. Барысы да диярлек камыр әйберләре пешерә. Менә шундый элемтә авылда клуб хезмәткәре өчен иң зур мактау.Рәхмәтне ничек тә әйтергә була, ә менә чын күңелдән ярдәм итсәләр, шатланып концертларга килсәләр – минем өчен шуннан да кыймәтлерәк нәрсә юк, – дип сөйли Анна Акманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев