Җәмгыять

Түләнгән штрафлар белән проблемалар: Татарстан Юстиция министрлыгында сәбәпләрне атадылар

Республика халкы еш кына инде түләнгән штрафның кинәт кенә суд приставларына мәҗбүри түләтүгә тапшырылуына тап була. Моның сәбәбен җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Пилина ачты

Аның сүзләренә караганда, проблеманың тамыры – түләү фактын раслый торган квитанция булмауда. Гражданнар еш кына бу документны җәмәгать судьясына тапшырмыйлар, шуның аркасында система акча керүне теркәми. Нәтиҗәдә, башкарма кәгазь суд приставлары хезмәтенә җибәрелә, гәрчә штраф инде түләнгән булса да.

 

Кеше өчен бу өстәмә баш авыртуына әйләнә. Җәмәгать судьялары аппараты белән аралашудан тыш, башкарма производствоны гамәлдән чыгару турында гариза язарга, шулай ук, әгәр ул инде счеттан күчерелгән булса, башкарма җыемны кире кайтаруга ирешергә туры килә.

Шул ук вакытта шуны аңлау мөһим: әгәр квитанция соңга калып – башкарма производство ачканнан соң күрсәтелгән булса, җыемны калдырырга мөмкиннәр. Ул чагында акчаларны суд аша кайтарырга туры киләчәк.

 

Нәкъ менә шуңа күрә Юлия Пилина документларны вакытында тапшыруга аерым басым ясый.

 

«Мондый хәлгә юлыкмас өчен, карардагы күрсәтмәләрне игътибар белән үтәргә: күрсәтелгән реквизитлар буенча штраф түләргә һәм квитанцияне суд участогына тапшырырга кирәк. Моны шәхсән яки адресы җәмәгать судьялары порталында урнаштырылган электрон почта аша эшләргә мөмкин», – дип аңлатты ул.

 

Юстиция министрлыгы вәкиле сүзләренщ караганда, сүз еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында бара. Әмма проблема бизнес вәкилләре өчен дә актуаль: җәмәгать судьялары оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата, шул исәптән хисапларны вакытында тапшырмаган һәм хезмәт законнарын бозган өчен эшләрне карый.

 

Ведомствода ассызыклаганча, түләү турындагы квитанцияне җәмәгать судьясына вакытында тапшыру да җитә. Шул чакта гражданин артык тикшерүләрдән һәм көтелмәгән чыгымнардан котылачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев