Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түләгән, әмма товарны алмаган

Кием сатып алырга теләгән, әмма акчадан һәм товардан колак каккан.

Чистайда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләккән. Ул хатын-кыз киемнәре сату турында реклама күргән, костюмга заказ биргән һәм сатучының картасына 3700 сум акча күчергән. 2 ай узган, ләкин товарны алмаган. Хатын-кыз сатучы белән элемтәгә керә алмаган, чөнки аның телефон номеры блокка куелган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кыз мошенниклар корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу очрак буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

– Татарстан Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган сайтта берәр нәрсә сатып алганчы, аның турында тулы мәгълүматны тикшерегез, аның эше турында фикерләр өйрәнегез, бары шуннан соң гына карар кабул итегез дип кисәтә. Товарның бәясе арзан булуы, шулай ук сатучының адресы яки телефоны булмавы да сездә шик уятырга тиеш. Бу очракта, мөгаен, сезгә ялган товар сатып алырга тәкъдим итәләр яки акчагызны үзләштерергә телиләр, – дип искәрттеләр бүлекнең матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев