Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукталыш бар, автобуслар – юк!

Безнең газета редакциясенә чистайлылар бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр, әмма вакыт бара, ә хәл итү юлы әлегә кадәр табылмаган.

Безнең Чистаебыз елдан-ел үзгәрә, матурлана, үсә бара. Менә инде Мебель фабрикасы микрорайоны артында да зур, яңа бистә үсеп чыкты. Малые Рекига кадәр диярлек күп санлы урамнар барлыкка килде, шәхси секторда бик күп йортлар төзелде.

Биредә яшәүчеләрне төп юлларга – Юбилей проспектына асфальт җәелүе сөендерә. Моннан берничә ел элек анда тукталыш павильоннары куелды, юл билгеләре ясалды. Кешеләр тиздән алар буенча автобус йөри башлар дип уйлап, иркен сулап та куйдылар. Әмма биредә җәмәгать транспорты әлегә кадәр йөрми.

Бистәдә яшәүчеләрнең күбесенең автомобильләре бар. Әмма бу мөһим факт проблеманы хәл итми, чөнки гаиләләрдә төрле сменада белем алучы балалар үсә. Нәкъ менә аларга өйләренә, кайвакыт кичен, җәяү кайтырга туры килә, чөнки әти-әниләре аларны һәрвакытта да уку йортларыннан үзләре ала алмый.

Автобус элемтәсе әлеге зур бистәне шәһәр белән тоташтырсын иде, моның өчен 12, 24, 30нчы номерлы автобус маршрутларын дәвам итәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев