Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган як сандыгы белән бергә сәяхәт иттек

Балалар китапханәсендә «Туган як сандыгының сәяхәте» акциясен оештырдылар. Яшь тамашачылар өчен хезмәткәрләр төрле халыклар әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән тамаша әзерләгәннәр.

Шушы көннәрдә 3нче гимназиянең 1Г сыйныфы укучылары балалар китапханәсенә кунакка килделәр һәм курчак спектаклен карадылар. Алар өчен китапханә хезмәткәрләре өч халык әкияте әзерләгәннәр. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп «Өч кыз» татар халык әкиятен, «По щучьему велению» рус халык әкиятеннән өзек, «Как собака друга искала» мордва халык әкиятен карадылар.

Шунысы игътибарга лаек, спектакль барышында персонажлар рус телендә генә сөйләшмәделәр. «Өч кыз» әкиятен караганда, яшь тамашачылар татар телендәге сүзләрне дә ишеттеләр, алар рус теленә дә тәрҗемә ителде. Шулай итеп, балалар башка халык теле белән таныштылар, сүзләрне истә калдырдылар.

Шулай ук балаларның үзләренә дә туган як сандыгына күз салу, рәсемле китаплар уку, спектакльдә кулланылган курчакларны кулларына тотып карау мөмкинлеге бирелде.

Гимназиядә укучылар әйтүенчә, спектакль аларга ошаган һәм аларда күңелле тәэсирләр калдырган.

– Минем элек тә китапханәдә булганым бар иде, әмма курчак спектаклен беренче тапкыр карадым. Бүген без өч әкият карадык, өчесе дә бик кызыклы булды. Алар игелекле, тирә-юньдәгеләр белән дус булырга, әти-әнине яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәләр, – диде 3нче гимназия укучысы Арина Кривошеева.

Гимназиядә белем алучы башка укучы да үз хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Бүген беренче тапкыр китапханәгә килдем, миңа монда бик ошады. Әкиятләр барысы да кызыклы, күңелле, безне тәртипле булырга өйрәтәләр, – дип билгеләп үтте Всеволод Кораблев.

Балалар белән эшләү буенча методист Ирина Герасимова мондый чараларның балаларны тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләп үтте.

– Кече яшьтән үк балаларда безнең республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү мөһим. Балалар белән сөйләшкәндә, без еш кына кайберәүләрнең үз милләтен, туган телен белмәвен күрәбез. Шуңа күрә без «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштергәндә татар һәм рус телләрендәге сүзләрне керттек, шулай эшләгәндә малайларга һәм кызларга яңа сүзләрне истә калдыру җиңелрәк. 2021 елның Туган телләр елына багышлануы сөендерә. Бу мөмкинлектән файдаланырга, үз тамырларын, гореф-гадәтләрен белсеннәр өчен балаларны туган телләренә өйрәтергә тырышырга кирәк. Ә моны әкият ярдәмендә эшләү иң яхшы ысул. Чөнки балаларда шул рәвешчә кызыксыну барлыкка килә, – дип ассызыклады Ирина Герасимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев