Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган нигезләребез исән-имин булса, милләтебез яшәр

Әнвәрләребез, Әхәтләребез булганда, киләчәк буын алдында йөзебез кызармас.

 

Ходайның рәхмәте белән кулыма алган «Кызыл Ялан авылы тарихы» китабын мин шулай дип атар да идем. Халкыбызның бик тә мәгънәле бер әйтеме бар: «Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез».

Һәр кешенең биографиясе булган кебек, һәр авылның үз биографиясе, тарихы бар. Иртәме, соңмы адәм баласы: «Безнең бабайның әтисе ни атлы булган, әнинең әбисе кем булды икән?» – дип уйлана башлый. Моның белән генә бетми әле, олыгая барган саен: «Безнең авылның исеме нигә алай икән? Ул кайчан барлыкка килгән? Бабайлар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?» – дигән сораулар кызыксыну уяталар.

Бүгенге көндә рухи мирасыбызны халыкка кайтару, милли ядкарь ләребезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны барлау юлында милләтпәрвәрләребез көннән-көн арта, сафларыбыз ныгый бара. Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында Төбәкчеләр оешмасы (җитәкчесе А. А. Борһанов) оешуы да ошбу юлда ныклы адым булып тора. Бу оешма әгъзалары санап бетергесез хезмәт башкаралар. Кече, югалып беткән авылларны, инде килеп татар яши торган һәр төбәктә булган авылларны барлап бихисап тарихи әсәрләр, мәкаләләр, документаль җыентыклар, китаплар нәшер ителде һәм ителә тора. Республикабызның күп кенә районнарында, шулай ук чит төбәкләрдә дә конференцияләр, форумнар үтте.

Авыллар тарихы архив киштә ләрендә, борынгы кулъязмаларда һәм китап ларда, музейларда, милләт тарафыннан гасырлар буе кулланылган тормыш-көнкүреш әйберләрендә саклана. Авылның үткәнен барлап тарихын язарга алынган һәр кеше шулай ук каберлекләрдә, авыл янәшәсендә булган җир-су, тау, елга, үзәнлек атамаларыннан да файдалана, эзли, таба да.

«Кызыл Ялан авылы тарихы» китабы ярыйсы гына күләмле, искиткеч зәвыклы итеп эшләнелгән. Кулга тотарга да, бүләк итәргә дә күңелле. Китапта тарихи фоторәсемнәр, хатлар, мәкаләләр, истәлекләр бихисап һәм әлбәттә нәсел шәҗәрәләре дә булуы аны тагын да кызыклырак итә. Архив материалларына нык таянып, күп эзләнеп эшләнелгән булуы аеруча җәлеп итте мине.

Кызыл Ялан авылы унтугызынчы гасыр башында гына оешуга карамастан, борынгы Татар Талкышы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнгәнгә күрә авылның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Булды бит, авыз ачып намаз укырга ярамады, мәчет манараларын кистеләр. Әнә шушы еллар кайтавазы, шушы коточкыч чорлардан исән-имин калып, зур бер ядкарь булып авыл уртасында әле дә тора икән ул мәчет! Ә янәшәсендә кече туганын саклагандай иңен иңгә куеп, күкрәген кыйблага юнәлтеп яңа мәчет балкып тора. Бу бит Аллаһ рәхмәте! Шуңа да, иман белән, бисмилла белән ата-баба нигезе туфрагында тәгәрәп үскән авыл егетләре бу эшкә алынганнар да инде. Кызыл Ялан авылы тарихын һәм нәсел шәҗәрәләрен барлау шушы авыл егете, исеме билгеле шәхес, озак еллар «Түбән Кама нефть химиясе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары булып эшләгән, инде лаеклы ялда да актив җәмәгать эшлеклесе Әнвәр Вафа улы Хафизов тарафыннан тормышка ашырыла.

Бер төркем төбәкчеләр белән Омск якларында тарихи сәфәрдә йөргәндә, күземә чалынган иде бу китап. Кызыксынуым шулкадәр көчле иде ки, танышларымнан сорый торгач, ниһаять, мин дә китаплы булдым. «Әби-бабаларыбызның, нәселебезнең үткәнен барлау нияте белән тотынган идек. Атадан-балага күчеп бара торган хәтер-истәлек булсын дип үз нәселебез турында кызыксына торгач, байтак материал җыелды һәм авылдашыбыз ярдәме белән авылыбыз тарихын яза башладык», – ди китапның проекты авторларының берсе «Татарстан Республикасы территориаль федераль мәҗбүри медицина иминияте Фонды» дәүләт учреждениесенең Чистай филиалы директоры, туган авылын һәрвакыт кайгыртып, аны саклау, төзекләндерү буенча янып-көеп йөрүче, инде дә килеп шушы китапны туплау һәм аны нәшер итүдә башлап йөрүче Әхәт Ситдыйк улы Хафизов. Шәхсән минем үземә аның белән күрешү, кызыксынган сорауларыма җавап алу да насыйп булды.

Чөнки, авылдашларым белән үзем дә шул четерекле юлда казынабыз. Авылың турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм

байлыгына сокланасың, аның кешеләре язмышын күңелдән кичереп борчыласың. Игелекле эшләренә сөенәсең. Каләмдәшем Фидаил Мәҗитов та төрле китаплардан, фәнни чыганаклардан файдаланып, кызыляланлы ларның язмышын үз күңеле аша уздырып, аларның буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләреннән оста файдаланып эш иткән һәм ниһаять, әнә шундый сокланырлык китап нәшер ителгән дә инде. Авторның тырышлыгына да, Аллаһы биргән сәләтенә дә, үз хезмәтен яратып башкарып чыгуына да бәя бирергә хакым юк, әмма күпвакыт авыл тарихы дип кулга алган китаплар шактый саран язылган була ки, таркаулык, мәгълумати азчылыкка гына кайтып кала. Андый очракларда авыл халкы да кимсенә, язучы да төрле кинаяләргә тап була. Ә Кызыл Ялан китабының һәр битеннән җентекләп, тикшерелеп язылуы күренеп тора. Авыл тарихының дин өлешенә кагылышлы язмаларының бик калку итеп күрсәтелүе үткәнебез белән горурланып ата-бабаларыбызның дини мирасын, дини яшәешен онытмас ка чакыра, алга таба да бу изге юлны лаеклы узарга өнди.

Шулай дәвам итсәк, киләчәк буын алдында йөзебез кызармас. Ата-бабаларыбыз безгә яшәп туймаслык җир биреп калдырды, ә без ул җирне матур итеп гөлбакча итик, таслап балаларыбыз кулына тапшырыйк. Әнә шундый Әнвәрләребез, Әхәтләребез булганда бу гамәлләр һичшиксез тормышка ашар, иншааллаһ. Әфәрин, егетләр, диясе килә!

Туып үскән нигез һәр кешенең ата-баба нигезе булса, ә татар авыллары – татар халкының нигезе ул. Шул нигез исән-имин булса, милләтебез дә, динебез дә, телебез дә исән-имин булачак. Шуңа да авылларны, нигезне саклау – тамырында татар каны ага торган һәр кешенең изге бурычы ул.

 

Миңзифа Әхмәтшина, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев