Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган көнең белән, яраткан шәһәрем!

Кадерле чистайлылар! Шәһәр көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез.

Быел без Чулман буендагы яраткан шәһәребезнең 242 еллыгын бәйрәм итәбез. Шушы еллар эчендә Чистай шактый әһәмиятле вакыйгалар, дәверләр алмашынуын кичерә. Данлы тарихи үткәне һәм күпьеллык кунакчыллык, дус-татулык, юмартлык һәм киң күңеллелек традицияләре булган шәһәребез ирешкәннәрдә тукталып калмый. Ул үсә, үзгәрә, матурая бара.

Болар барысы да сез, аның максатчан, инициативалы, эш сөючән кешеләре ярдәмендә мөмкин булды. Без туган шәһәребез белән горурланабыз һәм аның киләчәге матур булачагына чын күңелдән ышанабыз!

Кадерле шәһәребез һәм районыбыз халкы! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Сезнең энергиягез, хезмәт сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз кече Ватаныбызның алга таба үсүенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен! Бәйрәм белән!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев