Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Туган җиремдә кирәк булуыма язмышыма рәхмәтле»

Ватан нәрсәдән башлана? Җырдагыча моны һәркем үзенчә аңлый, һәр кешенең Ватанга, туган ягына мәхәббәте үзенчә чагыла. «Татнефть-Зюзеевнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Шамил Габделхәй улы Яһүдин өчен бу үз илеңә мәхәббәт кенә түгел, аны үзгәртү дә. Бер сүз белән әйткәндә, аны матурайту, яңа нәрсәләр булдыру.

Син булмасаң, кем булыр?

Шамил Яһүдин тату, хезмәт сөючән гаиләдә үсә. Габделхәй Абзалетдин улы һәм Сәрвәрия Шәкүр кызы җитмеш ел бәхет ле, матур гомер кичерәләр. Алар менә дигән биш егет һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан, республикада колхозлар рәисе булып эшләгән. Габделхәй абый нык холыклы лидер була, ул вакытта андыйларны теләсә нинди авыр хәлдән дә чыгу юлын табучы җитәкчеләр дип атаганнар: аңа иң авыр учас токлар тапшырылган. Гаилә гел күчеп йөргән, балаларга биш мәктәп кенә алыштырырга туры килгән. Өйдән 17 километр ераклыкта урнашкан мәктәп тә булган. Әтисенең эш стиле – үзе турында уйламыйча, ару-талусыз хезмәт итү. Урып-җыю вакытында эшче куллар җитешмәгәндә әтисе мәктәп урынына балаларын кырга җибәрә торган була, хәтта кайвакыт бу эшләрне төнлә эшләргә дә туры килгән. Шамил бик иртә авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнә, тракторчыларны да алмаштыра, ә мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел тракторда эшли.

Ул юллама буенча Менде леевск шәһәрендә өч ел эшләр гә тиеш була. Әмма шул вакытта әти-әнисе Нурлат шәһәренә күчеп киләләр, ә безнең татар халкының гадәте буенча кайсыдыр бала әти-әнисе белән яшәргә тиеш була. Ир бертуганнар куллары белән чиратлашып тота-тота, җирәбә салалар. Әти-әни белән яшәү Шамилгә насыйп була. Өлкән абыйлары җирә бәне дөрес салганнармы яисә алдан барысын да уйлап эш иткәннәрме, бу хакта хәзер тәгаен гына беркем дә белми инде... Әмма бу Шамил Габделхәй улы өчен зур бәхет булып чыга. Ул әти-әнисе белән 46 ел яши. Нурлат аның профессионал, җитәкче, гражданин буларак формалашу урынына әверелә. Ул Нурлат Борулау эшләре идарәсенә механик булып эшкә килгәч, нефть тармагына эләгә. Соңрак аңа үзенә бер тапкыр да эш урынын сайларга туры килми, аны әтисе кебек үк проблемалы объектларга җибәрәләр. Әгәр син дә эшләмәсәң, кем эшләргә тиеш? Шулай итеп, 27 яшьлек егетне битум заводы төзелешенең начальнигы итеп куялар. Күрәсең кешеләрне яхшы белүче талантлы идеолог һәм яхшы хуҗа Габбас Гыйматдинов аның көчле оештыру сәләтен һәм потенциаль көчен сизгәндер. Алда аны бик күп очрый торган эш көтә, билгеләнгән җирнең проекты да булмый. Барысын да үзләре төзи, заказчылар да, подрядчылар да үзләре була. Аннары унөч ел дәвамында «Нурлатнефть» НГДУсында биналар һәм объектлар төзүдә кызыклы һәм авыр эш көтә. Биредә ул һөнәри яктан камилләшә дә инде.

Нурлат районы башлыгы Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин да аңарда бар куәтенә эшләү көчен, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә алуын күреп ала. 1999 елда оештырылачак Зюзеев нефть тармагы базасындагы акционерлык җәмгыятен җитәкләргә тәкъдим итә. Ә хәзер 23 ел инде Шамил Габделхәй улы «Татнефтепром-Зюзеевнефть» акционерлык җәмгыяте белән җитәкчелек итә. Ул Татарстанда иң эре, югары технологияле һәм динамик үсештә булган кече нефть компанияләреннән. Шамил Габделхәй улы исә – кече нефть компанияләренең иң уңышлы, талантлы командирларыннан берсе. Нәтиҗәле идарә итүче һәм алга карап эшләүче, үзенең һәм компаниясе эшенә тулаем бирелгән кеше. Ул җиңел булмаган вакытларда да компания белән гадел һәм акыллы идарә итә белгән. Компания Нурлат, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә районнарында 15 урында эшли. Бу авыр, артык ябышкак, югары күкертле нефтьләр, аларның гомуми табыштагы өлеше 50 процентка җитә. Нефтьне дәүләт стандартлары буенча сыйфатның беренче төркеменә кадәр әзерлиләр.

 

Компания кече –эшләр зур

Компания үсеше стратегия сендә төп юнәлешләр булып инновацон технологияләрне эшкәртү һәм кертү тора. Ул исә скважиналарның дебитын сизелерлек арттырырга, арттыруга салынган чыгымнарның икътисадый нәтиҗәсен күтә рер гә мөмкинлек бирә. Шамил Габделхәй улы югары ябышучан нефть табуның техник һәм технологик

проблемаларын чишү өстендә озак һәм ныклап эшли. Компаниянең эшчәнлегендә көн дә килеп туган фәнни, эзләнүчән эшләре һәм киләчәккә перспективалары техник буын җитәкчесе өчен бу үз-үзеңне ярату һәм үзмаксат кына түгел. Югары компетенцияләр, техно логияләрне белү аның өчен беренче чираттагы әһәмияткә ия. Үткәрелүче эшләр компания буенча озак вакытка нефть табуны югары дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта һәрвакыт һәм һәркайда җитәкче һәм коллектив тарафыннан эшнең экологик иминлегенә зур игътибар бирелә.

Шулай итеп, соңгы елларда катлам суларын чистарту буенча чистарту корылмалары, биологик су ресурсларын сакларга мөмкинлек бирүче балык саклагыч җайланма, бер яктагы нефть газында эшләүче нефтьүткәргечтә юл җылыткычлар файдалануга тапшырылды. Ул факелларда газ яндыруда баш тартырга мөмкинлек бирде. Компаниянең аккредитлаштырылган лабораториясе бар, ул тиз арада сынап карау анализларын алырга, барлык производство процесслары артыннан оператив контроль алып барырга мөмкинлек бирә.

Компания шулай ук террито риясендә нефть чыгучы рес публика районнарының социаль-икътисадый үсешенә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, төзекләндерүгә керт кән өлеше белән дә танылды. Бу хакта нурлатлылар ишетеп кенә белми инде: күп кенә район эшләрендә, инициативаларда, яңа объектларда, матурлыкта һәм гармониядә алар Шамил Яһүдиннең бар күңелен биреп тырышуын сизәләр. Ул авыл хуҗалыгында эшләрнең начар тормый дип уйлаучыларның берсе. «Җир кешегә хезмәте өчен рәхмәт әйтә белә, аңа бары хөрмәт белән карарга кирәк». Шуңа күрә дә ул сөт заводы, пекарня, пилмән цехы һәм ит продукциясе эшкәртү буенча цех ачты. Хәзер «Нурлат сөте» – ул финанс яктан бәйез һәм керемле предприятие. Продукция фирма кибетләре аша сатыла, ул мәктәпләрне, дәваханәләрне, райондагы балалар бакчаларын тәэмин итә. Шулай ук сәламәтлек сак лау, мәгариф, культура, спорт та эшлекле һәм конкрет игътибар үзәгендә. «Ягуар» клубы казанышлары республика чикләреннән чыкты инде. Аның спортчылары районны һәм Татарстанны данлыйлар, югары дәрәҗәдәге чемпион исемнәренә ирешәләр. Халык традицияләренә, матурлыкка, гармониягә кайту – бу атчылыкны торгызу да. Социаль сәясәт, компаниянең хәйрия эшләре, аның җитәкчесе турында сөйләргә бер газета бите генә җитмәс...

Шамил Яһүдин өчен чит кайгы юк. Юкка гына ул ике тапкыр «Ел җитәкчесе», «Ел иганәчесе» дип табылмады. Әмма ул исем өчен генә эшли торган кеше түгел. Аның өчен иң мөһиме – халык хөрмәте һәм яратуы. Шундый дәрәҗәдәге кеше талантлы хуҗа булу белән беррәттән, кече ватанының, аның халкы өчен күп нәрсәләргә әзер торган ихлас күңелле патриоты буларак та билгеле. Шамил Габделхәй улы кирәк вакытта туган җирендә яшәргә насыйп иткән Аллаһы Тәгаләгә һәм язмышына рәхмәтле.

София Гарифуллина

 

Шамил Габделхәй улы Яһүдин

Аның хезмәт юлы: 1970-1971 – «Дружба» колхозында тракторчы, 1976-1979 – механик, НУРБ комсомол оешмасының азат ителгән сәркатибе, 1979-1985 – «Татнефть ПОсының «Татнефтеремстрой» ремонт-төзү участогы начальнигы, 1985-1998 – «Нурлатнефть» НГДУсының биналарны һәм корылмаларны капиталь ремонтлау цехы начальнигы, 1998-1999 – «Татнефтепром» ААҖ генераль директоры урынбасары, «Зюзеевнефть» НГДУ начальнигы, 1999 елның февра леннән бүгенге көнгә кадәр «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры.

ТР атказанган нефтьчесе, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, ТР атказанган төзүчесе, «Татнефть»нең Мактаулы нефтьчесе, РФ Минтопэнергоның Мактаулы нефтьчесе, РФ Минтопэнергоның атказанган хезмәткәре, ТР атказанган физкультура хезмәткәре. Медальләр белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премия се лауреаты. Аксубай һәм Нурлат районнарының Мактаулы гражданины. ТР Дәүләт Советының икенче, өченче, бишенче, алтынчы чакырылыш депутаты. Техник фәннәр кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев