Туган ягым — Йолдызым
Еллар, челтерәп аккан чишмә сулары кебек агалар да, агалар. Агымсуларның кайсылары дулкынланып, көчле агым булып акса, икенчеләре исә, сабыр гына юлларын дәвам итәләр.
Кеше язмышлары кебек. Һәркемнең дә йөрәк түрендә саклап, һәрвакыт кадерләп искә алган, газиз нигезләре — оялары бар.
Туган авыл, читтә яшәгән балаларын олы бәйрәмгә җыя. Йолдызда-авыл көне. Гади генә булган бу ике сүздә никадәр җылылык, сагыну хисе, өмет чаткылары. Кемнәрдер, әлеге көннең җитәчәген сәгатьләп, түземсезләнеп көткәннәрдер.
Иртәдән үк, клуб янында мәйданда җыр ишетелә. Ул моң, авыл өйләренең ачык тәрәзәләреннән кереп, бәйрәмгә «дәшә», кунаклар чакыра.
Менә бәйрәм башланып та китте. «Авыл көне» бәйрәмен авыл җитәкчесе Николай Николаевич Воляков ачып җибәрде. Бәйрәм белән котлап, барлык авылдашларын, туган якка кайткан кунакларга изге теләкләрен житкерде. Аннан соң бәйрәмне алып баручылар бәйгеләр игълан иттеләр. Нинди генә уенар, ярышлар юк монда: пычкы белән утын кисү, су ташу, йөгерү, батутта сикерү, авыл буенча җигүле атта сәяхәт итү, көрәш һәм башкалар. Ә иң кечкенәләр өчен балалар бакчасы хезмәткәрләре кызыклы уеннар оештырдылар. Шул арада шашлык та пешеп өлгерде.
Авыл җитәкчесе Николай Николаевич авыл халкының тырыш, уңган булуларын истә тотып 12 төр номинация ясап, һәркайсына аерым тукталды. Иң беренче чиратта СВО да булган ир-егетләребезне искә алды. Сугыш кырында туган илен яклап көрәштә батырларча һәлак булган якташыбыз Руслан Шәрифуллин сугышчан орден белән бүләкләнде диде җитәкче. Әти-әниләренә, гаиләләренә кыю, батыр уллар үстергәннәре өчен олы хөрмәтен белдерде.
Зинаида һәм Җәлил Шәрифуллиннарга; Венера Галимова, Виктория Матюшкинага; Ольга һәм Николай Калиновларга; Ирина һәм Вячеслав Андрияновларга; Любовь Рашидовнага (Иван Парфеновның әнисе); Антонина Лучанкинага Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Шулай ук армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр Никита Алексеевка, Илназ Гыймалиевка һәм бүгенгесе көндә армия сафларында булган егетләргә һәм Руслан Сатдиков белән Александр Васинга туган җиребезгә сәламәтлек, исән-сау кайтуларын теләде.
Җитәкче тарафыннан әйтелгән котлау сүзләре һәркемгә дә кадерле. Ә менә «Ин яхшы ишек алды» бәйгесендә җиңүче Сергей Зәйнулла улы белән Сәгадәт Рауф кызы гаиләсенә бүләк алу шатлык булгандыр. Авылда тырыш, уңган халык яши. Менә Вячеслав Владимирович белән Ирина Кәбир кызы һәм Евгений Николай улы белән Елена Петр кызы гаиләсен әйтеп китмичә булмый ди, җитәкче.
Бүгенге авыл бәйрәме көнендә хөрмәткә лаелы өлкәннәребез дә бар. Алар халык ихтирамын яулаган, тырыш, уңган хатын кызларыбыз: Анна Мидюкина, Әмнисә????????? Шиһапова, Змеева авылыннан — Анна Максимова. 90 яштән узган булсалар да, йорт тирәсендә, бакчада эшләп йөриләр. Авыл башлыгы аларга бәхетле озын гомер теләде, истәлек бүләкләре тапшырды.
Авылларда төзелешләр буенча да уңай якка үзгәрешләр булды. Йолдыз авылында яңа мәчет, ә Змеевада борынгы храмны төзекләндерүгә зур тырышлык куйган Йолдыз авылы халкына, Альмира Инзил кызына, Сергей Иван улына Воляков изге теләкләрен белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәктәп — авылның йөзе. Авылның мәктәбе, аның Энҗе Юнысовна кебек тырыш җитәкчесе, белемле укытучылары булган авыл бәхетледер. Бергәләшеп өмәләргә чыгу дисеңме, төрле чараларда катнашу, республика, бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулау — болар барысы да тәрбия нәтиҗәсе. Николай Николаевич аларның хезмәтләрен югары бәяләп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм берсеннән-берсе матур җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмгә шактый гына кунаклар да кайткан иде. Авыл көне югары дәрәҗәдә үтүенә, иганәчеләребезнең өлешләре бик зур. ООО «Чистополье» директоры Ранис Габетдиновка, Владимир Зайцев, Эмиль Хәйретдинов җитәкче үзе һәм авыл халкы исеменнән олы рәхмәтен җиткерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Авылның, зыярәт өсләрен карап, төзекләндерү өчен акча җыюда ярдәм күрсәткәннәре өчен Надежда Рогожина, Михаил Семякин, Фаягөл Федоровага, Илсөяр Зиязетдиновага, Ирина Марченкова, Сергей Шувалов бүләкләүгә лаек булдылар.
Авылыбыз яшьләре дә сынатмыйлар. Сабантуйда 2 нче урынны алган
Реналь Әхмәтшин, Сергей Брагин һәм башка күп кенә яшьләрне әйтергә мөмкин. Александр Оленин җитәкләгән көрәш командасы төрле ярышларда катнашып, җиңү яулыйлар. Бүгенге бәйрәмдә һәрберсе дә җитәкче кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар. Шулай ук Мәктәп командасының футбол ярышларында җиңүендә Ильяс Рамил улының роле зур.
Йолдыз авылында түгел, республика күләмендә уңышларга ирешкән Исхак Исмәгыйль улы җитәкләгән «Селяночка» ансабле үзенең чыгышлары белән әледән-әле сөендереп тора. Бердәм тату гаиләгә уңышлар, сәламәтлек теләп Николай Николаевич аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Менә авыл көне бәйрәме ахырына якынлашты. Әлеге бәйрәмне оештыручы авыл советы җитәкчесе Воляков Николай чын күңелдән тырышып, авылдашларына, кайткан кунакларга искиткеч зур бүләк — Авыл көнен оештырды. Көчле рухлы, тырыш, бик тә җаваплы җитәкче булганда гына уңышларга ирешеп була. Авылдашлары хөрмәтен тоеп яши ул. Ә Йолдыз халкы аңа ышана. Бәйрәмне алып баручылар — Әлфинә Ермакова һәм Розалия Шәйхетдинова барлык кунакларга сәламәтлек, яңа очрашулар, аяз күк йөзе теләп, саубуллаштылар.
Розалия Шәйхетдинова, Йолдыз авылы китапханәчесе, әйдәп баручы методист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев