Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган авылы өчен җан ата

Хезмәт кешесе

Безнең халыкта: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – дигән бик матур әйтем бар. Кешенең җәмгыятьтә тоткан урынына, дәрәҗәсенә, ил-көн алдында куйган хезмәтенә, гаиләсе, туганнары, дуслары алдындагы абруена карата да әйтелә ул. Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән мактау һәм олы ихтирам яулаган гади кешеләр арасында безнең бүгенге героебыз – гомерен туган җире белән бәйләгән, авыл хуҗалыгын үстерүгә саллы өлеш керткән, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, олы хөрмәткә лаек Рамил Мәүлет улы Сибгатуллин да бар.

Рамил Мәүлет улы Сибгатуллин 1962 елның 22 сентябрендә Чистай районының Акбулат авылында якты дөньяга килә. Сабыр холыклы әти-әни тәрбиясендә, өлкәннәргә хөрмәтле, кечеләргә-кечелекле булып, балачактан ук хуҗалык эшләрендә сыналып, чыныгып, тереклек дөньясын ярату, алар өчен җаваплылык тою хисе кебек сыйфатларны үзендә булдырып үсә яшь малай. Туган авылында башлангыч, Чуваш Ялтаны урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлагач, ике дә уйламыйча балачак хыялын тормышка ашыруга керешә – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм анда бик яратып укый. Рамил абыйның уңышлы гыйлем алуы әти-әнисендә, туганнарында горурлык хисләре тудыра.

Укып, яшь белгеч дипломын кулына алгач, егетнең тормыш юлы җаваплы хезмәттән башлана. Ул туып-үскән җире – Чистай районы күрше Чуваш Ялтаны авылында дуңгыз фермасында бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый. Башкача мөмкин дә түгел, туган җиргә мәхәббәт балачакта ук канына сеңгән була аның. Анда аны ихлас кабул итәләр. Кыска гына вакыт эчендә ул монда яхшы эшләр күрсәтеп өлгерә, эшенә үтә дә җитди карый. Биредә ул 1983 елдан башлап, сигез елга якын эшли, шул вакыт дәверендә үзенең һөнәри осталыгын тагын да үстерү теләге белән мәркәзебезгә юл тота – Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтының зооинженерлык факультетына читтән торып укырга керә.

Югары белемле булгач, Рамил абыйның тырышлыгын, кулы эшкә ятып торганын күреп, кешеләр белән уртак тел табуын бәяләп, Акбулат авылының «Акбулат» совхозында 1992 елда баш зоотехник, соңрак ферма мөдире вазифасына билгелиләр. Биредә Рамил Мәүлет улы бүгенге көндә дә фидакарь хезмәт куя, үз вазифаларын намус һәм үзенә хас тырышлык белән башкара, авыл халкының ышанычын көннән-көн яулый, авылда гына түгел, район күләмендә дә ихтирам һәм хөрмәт казана. Көндәлек тырыш хезмәт, яңалыкка омтылу, бетмәс-төкәнмәс энергия, миһербанлылык һәм көчле рухлылык – Рамил абыйның тормыш девизы.

Авыл хуҗалыгы тармагында югары уңышларга ирешкәне өчен Рамил Мәүлет улы Сибгатуллин Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, 2019 елның 1 апрелендә «Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы» дигән мактаулы исемгә һәм күп кенә Мактау грамоталарына лаек була.

Гаҗәеп тыйнак, башкаларга карата ихтирамлы, гади, аралашырга рәхәт кеше ул. Халык үтенечләрен һәрвакыт җиренә җиткереп үтәргә тырышучы, туган җиренә тугры хезмәте белән авылдашларының, хезмәттәш ләренең, эшчеләренең үзенә карата олы хөрмәтен яулаган Рамил абый туган авылының үзешчән сәнгатендә дә бик актив катнаша, җыр-моңга да битараф түгел ул. Авыл клубында үтүче бәйрәм-чараларда, авыл бәйрәмнәрендә туган халкына үзенең моңлы җырларын бүләк итә.

Рамил Мәүлет улы Сибгатуллин – якыннары, туганнары, дуслары, гомумән, һәрберебез өчен бар яктан да яхшы өлге. Әле озын-озак еллар хыяллар, максатлар белән янып яшәргә язсын сезгә! Без үз чиратыбызда Рамил абыйга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә тырышып, күңелен биреп куйган хезмәтенең, башкарган һәрбер эшенең бары тик татлы җимешләрен генә татып яшәвен, тормышында көч һәм дәрт бирүче, терәк һәм таяныч булучы, җан атып торучы гомерлек яры, тормыш иптәше Гөлшат апа белән гаилә бәхетен тоеп, тигезлек белән балалар, оныклар игелеген күреп яшәвен телибез!

Зилә Нуриманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев