Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган авылларына гомер буе тугры калдылар

Хезмәт сөючән Дамирә апа һәм Равил абый Фәтхетдиновлар гаиләсе олы хөрмәткә, мактауга лаек.

Әле бу көннәрдә генә Дамирә апабыз үзенең матур гомер бәйрәмен — 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әнвәр абый белән Сания апаның парлы матур гаиләсендә яратуда туган асыл кыз ул Дамирә апа. Әти-әнисе дә 50 елга якын тырыш хезмәттә гомер кичереп, алты балага гомер биргән үрнәк гаилә булып яшәделәр. Дания, Зөфәр, Дамирә, Дилбәр, Фәридә, Фәрит — алты бала, барысы да матур гаиләле, шөкер, һәммәсе дә исән-имин булып, намуслы хезмәт итеп яшиләр.

Дамирә апа авылыбыз Гаделшада сигезьеллык мәктәптә укып, урта белемне Яуширмә авылы мәктәбендә ала. Менә шул елларда ук авылның иң тәмле телле, юморга бай егете Равил абыйга гашыйк була. Равил абыйны армия сафларына озатып, ике ел буе Красноярск-Гаделша арасында мәхәббәт хатлары йөри. Дамирә апа Чистай шәһәре сәгать заводы каршында оешкан курсларда белем алып шушы ук заводта хезмәт юлын башлый. Биредә аңа озак эшләргә туры килми. Дамирә апаның авылны яратуы көчле була. Май аенда Равил абыйны армия сафларыннан көтеп алган кыз тиз арада Чистайдан туган авылыбызга кайта. 1978 елның 25 декабрендә Равил абый Дамирә апа белән гөрләтеп туйлар ясап, өйләнешеп тә куялар. Инде быел кышка шушы гаиләнең парлап гомер итүенә 45 ел була. Алар икесе дә авыл хуҗалыгының иң авыр тармагы — терлекчелек өлкәсендә эшләп, Тукай исемендәге колхозның хезмәт алдынгылары булдылар. Равил абый 8нче классны тәмамлауга дуңгыз көтүләре көтеп хезмәт юлын башлаган кеше. Аннары армиядән кайткач сыер фермасында терлекче булып эшләп, ачы бураннарда, бозлы яңгырлар яуганда да кырдагы печән эскертеннән сәнәк белән каерып, печән ташыган, кул хезмәте белән башкарылган терлекче һөнәренең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган чын колхозчы булды ул. 1978 елдан башлап 42 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыкты.

Авыл хуҗалыгы тармагының бөтен өлкәсендә дә эшләп зур хезмәт чыныгуы алган: силос базыннан силос каерып, запаркадан салам төяп, тиресләр түгеп, кара хезмәттән тәмам туеп, хәлдән таеп эшләгән, яшәгән буын кешеләре буларак, олы ихтирамга бик тә лаек хезмәт ияләре дип саныйм мин аларны. Дамирә апа иртә таңнан торып гомер буе башта фермада бозаулар карарга йөрде, аннан савымчы булып Тукай колхозын алга җибәргән чын хезмәт алдынгысы булды. Бүгенгесе көннәре тыныч, бәхетле аларның. Заманында күп итеп мал-туар, кош-кортлар да асрадылар, хәзер чамалы гына, барысы да җитә Аллаһка шөкер, диләр Фәтхетдиновлар.

Яшәү дәверендә Дамирә апа белән Равил абый ике якның туганнарын да тигез күреп, бөтенесенең дә шатлык-борчуларын уртаклашып, һәммә туганнарының балаларына да хәлләреннән килгән кадәр булышып, чакырган мәҗлесләрдә табын күрке булып эшли дә, яши дә, кунак та итә, кадерле кунак та була белделәр. Бу гаилә күршеләр белән дә менә дигән итеп яши. Нинди генә тәмле ризык пешерсәләр дә, бергәләшеп бер-берләренә кунакларга керешеп, бер-берләрен зурлап яши беләләр. Равил абый белән Дамирә апа икесе дә юмарт, гади, туры сүзле. Ул Равил абыйның җор теллелеге, артистларың бер янда торсын. Бөтен татар халык җырларының сүзләрен белә, аңардагы моң, юмор, ялт иттереп әйтеп кую беркемнән дә булмас. Уңган-булган, сөйләп, мактап, сөеп туймас туганнарыбыз ул Дамирә апа белән Равил җизни. Тормышлары җитеш, өйләре курчак өе кебек ялт иткән. Равил абыйны Дамирә апа өрмәгән урынга да утырт­мый. Җигелгән аты белән эшкә киткәндә гомер буе капканы ачып озатып калды, елмаеп каршы алды. Ничек бар шулай үзгә бер магнит сыман көчле ярату белән яратып яшәде Дамирә апа. Равил абый да Дамирә апаны мәхәббәткә төреп бәхетле хатын-кыз итеп яшәтте. Рәхмәт Равил абыйга шундый мәрхәмәтле, мәхәббәтле, туган җанлы булганы өчен.

Килендәше Рәмзия апа белән дә Дамирә апа бертуганнар кебек ярдәм итешеп яшиләр.

Хәдия апа да ике киленен дә, кияүләрен дә яратты. Барчасының да кадер-хөрмәтен тоеп, аларга рәхмәтле булып, бакыйлыкка күчте. Күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә сәламәтлекле, бәхетле, кадерле, парлы гомерләр булып кайтсын!
Алдагы көннәрдә сезне бары шатлык-куанычлар, күңелле хәбәрләр генә көтсен!

Гүзәл Мусина Гаделша авылы Мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев