Туендыручыны югалту буенча пенсия читтән торып укучыларга түләнәме?
Бүген туендыручыны югалту буенча пенсия турында сүз барачак. Түләүләрнең кемгә тиеш булуына, ә кем өчен алар түләнүдән туктатылачагына аңлатма кертик.
– Миңа 18 яшь, югары уку йортында көндезге бүлектә укыйм. Читтән торып укуга күчәргә телим. Миңа туендыручыны югалту буенча пенсия түләнәчәкме? – дип сорый Л.Логутова.
Әлеге сорауга РФ Пенсия фондының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Надежда Сергеева җавап бирә:
– Әгәр читтән торып укуга күчсәгез, туендыручыны югалту буенча пенсия түләнмәячәк.
Студентка 18 яшь тулгач, югарыда күрсәтелгән түләүләр ул көндезге бүлектә укыган очракта гына (әмма 23 яшьтән дә озаграк түгел) башкарыла. Шул ук вакытта укыту, оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы учреждениеләрдә, Россия Оборона министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм башка көч ведомстволарыннан кала (курсантлар хәрби хезмәткәрләр статусына ия), төп белем бирү программалары буенча узарга тиеш.
18 яшьтән өлкәнрәк студентларның читтән торып яки кичке уку формаларына күчүе, шулай ук аларны уку йортыннан чыгару – туендыручысын югалту һәм арттырылган фиксацияләнгән түләү очраклары буенча пенсия алучылар аларга хокукны югалта торган шартлар. Югарыда күрсәтелгән түләүләрне күчерү әлеге хәлләр килеп чыккан айдан соң килүче айның беренче көненнән туктатыла.
Әгәр уку йортыннан чыгарылу яки уку формасы үзгәрү яшерелә икән, пенсияне артык түләү килеп чыга һәм аны ирекле рәвештә яки суд аша кире кайтарырга туры киләчәк.
Шуны да исәпкә алырга кирәк, республикадан читтә укучы студентларга ел саен көндезге формада укучы статусын расларга һәм әлеге статусның үзгәрүе турында кичекмәстән хәбәр итәргә (белешмә тәкъдим итәргә) кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев