Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Камада химия производствосы булдыруга 50 миллиард сум юнәлдереләчәк

...

Россия Хөкүмәте Татарстанда җиңел сәнәгать ихтыяҗлары өчен синтетик җепселләр, җепләр һәм полимерларның тулы циклын җитештерү проектын ташламалы кредитлауга 50 миллиард сумга якын акча бүлеп бирә. Бу хакта мәгълүмат кластер инвестиция платформасы механизмнарын гамәлгә ашыру турындагы хисап кысаларында барлыкка килде.

 

Яңа производствоны урнаштыру мәйданчыгы итеп Түбән Камадагы «Танеко» АҖ сайланды. Монда полиэтилентерефталат – полимерны тулысынча эшләп чыгару планлаштырыла, ул төргәкләр, пленкалар, шулай ук синтетик җепләр һәм җепселләр әзерләгәндә кулланыла. Соңгылары җиңел сәнәгатьтә тукымалар ясау өчен актив файдаланыла.

 

Эш технологик лидерлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проектны гамәлгә ашыру йөзеннән алып барыла.

Шул рәвешле, Россиядә беренче тапкыр синтетик материалларны җитештерүнең тулы циклы барлыкка киләчәк, ул җиңел сәнәгатьнең чит ил чималыннан бәйлелеген киметәчәк.

Чыганак: Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев