Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң зыян күргән фатирларны сүтә башладылар
...
Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән фатир конструкцияләрен демонтажлауга керештеләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, эшләр узган атнада башланган. Хәзер белгечләр зыян күргән корылмаларны сүтә һәм йортны торгызуга әзерли. Киләчәктә зыян күргән фатирларны ремонтлау һәм бинаны капиталь яңарту планлаштырыла.
Ул ассызыклаганча, торакта яшәүчеләр үз фатирларына кайта алсын өчен торгызуны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәк.
Хәзерге вакытта 70тән артык кеше вакытлыча яшәү пунктларында урнашкан. Өлкән буын вәкилләрен «Ижминводы» шифаханәсенә җибәргәннәр, яшь гаиләләрне Түбән Камага урнаштырганнар.
Бер үк вакытта китерелгән зыянны бәяләү дә дәвам итә. Махсус комиссия зыян күргән һәр фатирны тикшерә. Шулай ук биредә яшәүчеләрнең автомобильләренә китерелгән зыянның күләмен билгеләү буенча да эш алып барыла.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев