«Түбән Кама Нефтехим»дагы шартлаудан соң кертелгән гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда «Түбән Кама Нефтехим» заводындагы янгыннан соң кертелгән гадәттән тыш хәл режимын гамәлдән чыгардылар. Боерыкны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады
Гадәттән тыш хәл режимы идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен гамәлдән чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 31 мартта килеп чыкты. «Түбән Кама Нефтехим» заводында шартлау булды. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – синтетик каучук җитештерүдә җиһазларны герметиксызландыру нәтиҗәләрен бетерү буенча эш вакытында газ катнашмасының янып китүе.
Барлыгы 12 кеше һәлак булды, шул исәптән бер янгын сүндерүче. Янгын вакытында берничә дистә зыян күрүче дәваханәләргә озатылды.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев