Тромбоз: кемгә яный һәм аннан ничек сакланырга
Җирле халыкның якынча 15-20 процентына тромбоз яный.
Соңгы вакытта танышларымнан табиб миндә тромбоз булуына шикләнә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу авыруның, кагыйдә буларак, тыныч һәм сизелмичә үтүен исәпкә алсак, кешеләрнең хәлен аяныч дип әйтеп булмый. Барысы да хәл итәрлек, иң мөһиме, куркыныч авыруны белгечләр үз вакытында ачыклаган.
Шулай да тромб ничек барлыкка килә? Бу сәламәтлеккә ничек тәэсир итә? Авыруның сәбәпләре нинди: ковидтан соңгы синдром, нәселдәнлек яки яшәү рәвешеме? Бу һәм башка сорауларга Чис тай үзәк район дәваханәсе поликлиникасының табиб-кардиологы Гүзәлия Соболева җавап бирә.
– Тромбозның коронавирус инфекциясенең иң киң таралган өзлегүләренең берсе булуы исбатланды. Еш кына бу авыру белән ковидны авыр яки уртача авырлыкта кичергән пациентлар очраша. Сәламәтләнгәннән соң тромб барлыкка килү куркынычы юкка чыкмый. Хәлне ким дигәндә 12 атна контрольдә тотарга кирәк. Кагыйдә буларак, коронавирус инфекциясеннән соң табиб-терапевт пациентны кардиологка җибәрә. Әлеге авыруны кичергәннәрне диспансерлаштыру да тирәнрәк уза, – дип билгеләп үтә Гүзәлия Николаевна.
– Коронавирус темасыннан читләшсәк, тагын нәрсә тромбоз китереп чыгарырга мөмкин? Нәселдәнлек роль уйныймы?
– Нәселдәнлек күзлегеннән караганда, тромбоз барлыкка килүгә берничә фактор йогынты ясый. Шуларның беренчесе – генетик мутацияләр. Артериаль тромбозлар вакытында бу әле тумыштан килгән гиперхолестеринемия һәм гипергомоцистеинемия. Башка төрле факторлар: артык авырлык, контрацептивлар кабул итү, аз хәрәкәтләнү, онкологик тайпылышлар, йөклелек чоры да хәлне начарайтырга мөмкин. Кеше еш кына бу авыру барлыкка килүгә үзе уңайлы мохит тудыра. Мәсәлән, тәмәке тарта. Никотинның кан тамырларын зарарлавы расланган. Әгәр кеше артык майлы яки балансланмаган ризык белән туклана икән, холестерин кан тамырларына җыела, алар шома булудан туктый һәм анда тромблар барлыкка килә.
– Хроник авырулар йогынты ясыймы?
– Әлбәттә. Хроник авырулары булган кешеләрдә тромбозлар ешрак барлыкка килә. Болар – шикәр авыруы, артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы, симерү. Коронавирус кичергәннән соң, андый кешеләрдә тромбофлибия барлыкка килү куркынычы берничә тапкырга арта.
– Нинди билгеләр тромбоз булуын күрсәтәчәк?
– Төрле билгеләр: тиз аручанлык, йөрәкнең авыртуы, тахикардия, кан басымының уйнавы булырга мөмкин. Яшьләрдә чәч коелу күзәтелә, әмма бу билгеләр тромб барлыкка килү турында гына түгел, ә башка авырулар хакында да сөйләргә мөмкиннәр. Санап үтелгән билгеләр булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Проблеманы лаборатория ысулы белән билгеләп буламы?
– Д-димерга кан тапшырырга мөмкин. Әмма бу тромбозларга бирелүчәнлек турында гына күрсәтәчәк. Әгәр инструменталь ысуллар турында сөйләсәк, аяк тамырларына УЗГТ ясатырга, ягъни кан тамырларында тромблар булуын тикшертергә мөмкин. Стационар шартларда үткәрелә торган инвазив процедуралар да бар.
– Ә канны тромбоцитлар күләменә тикшертсәң?
– Тромбоцитлар күрсәткече – тромбоз күрсәткече түгел, хәтта алар артып киткән булса да. Бу гематологик проблемалар булуы турында гына раслаячак. Әмма тромбозның турыдан-туры сәбәбе булмаячак. Монда сәбәбен эзләргә, организмны тикшерергә кирәк.
– Тромбоз барлыкка килмәсен өчен нинди кисәтү чаралары үткәрергә кирәк?
– Иң дөрес кисәтү чарасы – яшәү рәвешен үзгәртү. Күбрәк хәрәкәтләнергә: җәяү йөрергә, йөзәргә, иртән йөгерергә кирәк. Иң мөһиме, организмны артык йөкләмәскә. Тозлы, майлы, баллы әйберләрне ашауны чикләргә. Әлбәттә, болар барысы да һәр кешенең рационында бар, әмма шулай да туклануны балансларга тырышыгыз.
– Ә медикаментоз кисәтү алымнары бармы?
– Барлык препаратларны табиб күрсәтмәләре буенча гына кулланырга кирәк. Әгәр кеше коронавирус инфекциясе белән авыраган булса, аңа кисәтү максатларында тромблар барлыкка килүгә каршы, антикоагулянт препаратлар билгелиләр. Әмма белгеч билгеләвеннән башка болар барысы да кеше өчен куркыныч булырга мөмкин.
– Йоклар алдыннан ярты төймә аспирин эчеп ятарга кирәк, дип кешеләрдән ишеткәнем бар. Сез моны хуплыйсызмы?
– Юк. Чөнки хәтта кечкенә доза аспирин да ашказаны җәрәхәте, аллергия реакцияләре китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә пациент өчен нәрсә яхшы, ә нәрсә зыянлы булуын бары табиб билгеләргә тиеш.
– Тромбозларга дучар ителергә мөмкин булган кешеләрнең статистикасы нинди? Соңгы елларда аларның саны арттымы әллә кимедеме?
– Пандемия фонында, чыннан да, тромбозлар куркынычы артты, нигездә, хроник авырулардан җәфа чигүчеләрдә. Җирле халыкның якынча 15-20 процентына тромбоз яный. Мөмкинлек булса, ел саен диспансерлаштыру узарга кирәк, чөнки кешенең яше барган саен, бигрәк тә 40 яшьтән өлкәнрәкләрдә авыру куркынычы арта.
Иң мөһиме – үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, бу беркайчан да нәтиҗәле булмаячак. Кан тамырларыгызны һәм, гомумән, сәламәтлегегезне саклагыз!
Сүз уңаеннан
Тромбоз булуын түбәндәге билгеләр күрсәтәчәк:
• кискен авырту;
• хәлсезлек;
• аяк-кулларның салкын булуы (кайчагында зәңгәрләнү) – бу аяк-куллар тромбозы өчен хас;
• кан какыру – мондый билге үпкә артериясе тромбозы өчен хас;
• тын кысылу;
• баш әйләнү һәм аңны югалту;
• кан басымының төшүе.
Әгәр шундый билгеләр булса, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу сәбәпне билгеләргә, кисәтү чараларын һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр аяк-куллар тромбозы булса, аларның функцияләре бозыла, аларда кискен авырту, көчсезлек барлыкка килә. 3-4 сәгатьтән соң, ярдәм итмәсәң, некроз башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев