«Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, фикерләребез бер үк төрле»
«Туган тел – игелек һәм тынычлык чыганагы» дигән социаль-мәдәни рингта 23 авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты.
Мәдәни-ял итү учреж дение ләренең үзәкләштерелгән системасы Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Туган тел – игелек һәм тынычлык чыганагы» дигән социаль-мәдәни ринг үткәрде.
Рингның максаты – мәдәни ара диалог һәм милләтара хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру, шулай ук балаларны һәм яшьләрне туган якның этномәдәни байлыгы белән таныштыру. Анда 23 авыл җирлеге катнашты. 2 меңнән артык кеше үз осталыгын күрсәтү һәм тамашачыларны туган рус, татар, чуваш телләренең аһәңе белән таң калдыру өчен муниципаль сәхнәгә чыкты.
Социаль-иҗади рингка йомгак гала-концертта ясалды, анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, оештыру бүлеге начальнигы Лилия Абзалова, мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Салеева, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.
Рингта җиңүчеләр хөрмә тенә алкышлар яңгырады.
I урынны Данауровка авыл җирлеге (авыл җирлеге башлыгы Венера Садретдинова, Данауровка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Людмила Терентьева, Илнар Мусин) яулады.
II урынга Четырчы авыл җирлеге (авыл җирлеге башлыгы – Михаил Новиков, Четырчы мәдәният йорты хезмәткәрләре – Любовь Гринина, Валентин Потасьев) лаек булды.
III урынга Татар Сарсазы авыл җирлеге (авыл җирлеге башлыгы Салих Мусин, Татар Сарсазы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Фәтхуллина, Люзия Габитова) ия булды.
Барлык авыл җирлекләре төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Әби-бабайлардан тарихи истәлекне үзләштереп, балалар үзләренең милли мәдәниятләрен күзаллыйлар, алар белән янәшә яшәгән кешеләрнең мәдәниятен хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләрнең, йолаларның матурлыгын һәм мәгънәсен аңларга өйрәнәләр. Балаларның өлкәннәр белән беррәттән сәхнәгә горур чыгулары үзе ни тора! Мондый мизгелләрдә үз нәсел-ыруың белән бердәм булуыңны аңлыйсың һәм милли үзаң барлыкка килә. Шул ук вакытта башка мәдәниятләргә толерантлык хисе тәрбияләнә, чөнки аларның һәркайсының нигезендә тынычлык һәм игелек ята.
– Без җиде ел «Карендәш» халык керәшен ансамбле коллективында шөгыльләнәбез, туган халкыбызның гореф-гадәтләре турында күп беләбез. Бу ел безнең өчен үзенчәлекле булды, без концертларга йөрдек, яхшы тәҗрибә тупладык, – диләр 14 яшьлек егетләр Андрей Акманов һәм Валерий Еремеев. – Рингта барлык милләтләр дә бер сәхнәдә тәкъдим ителде. Без төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, фикерләребезнең бер үк булуын аңладык.
Бахта авыл клубы методисты, халык ансамбле җитәкчесе Анна Акманова сүз алды:
– Ел тематикасы милли мәдәниятнең чишмә башын тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирде. Хәзер балаларга исемнәрне дә башка төсмердә бирәләр, аларның туган телләрендә ничек яңгыравын оныталар. Мәсәлән, Анна безнеңчә Аннуч, Татьяна – Танный, Михаил – Микуш. Кем белә бит, килер бер вакыт һәм кечкенә бахтачылар менә шундый исемнәрне йөртерләр.
Без туган телебезне, халык җы рының интонациясен ишеткәндә, күңелебездә аңлата алмаслык моңсулык, шул ук вакытта тынычлык хисе барлыкка килә. Халык җырларының серле көче, матурлыгы нәрсәдә соң? Ә бәлки, гасырларны кичеп, үз эченә иң яшерен уйларны сыендырудадыр.
Без дә раундларның берсен җыр сәнгатенә багышлап, халык җырыннан баш тарта алмадык. Аны «Күңел көйләрендә туган тел» дип атадык. «Родные напевы» (Четырчы авыл җирлеге), «Селяночка» (Булдырь авыл җирлеге), «Камушка» (Кубас авыл җирлеге), «Мәйсәрә» (Иске Роман авыл җирлеге), «Зәйтүнгөл» (Гаделша авыл җирлеге), «Асылъяр» (Татар Баганалысы авыл җирлеге), «Илем» (Түбән Кондрата авыл җирлеге), «Карендәш» (Мөслим авыл җирлеге) ансамбльләре башкаруында борынгы җырлар яңгырады. «Хыял» яшь җыр коллективына тамашачылар аерым соклану белдерделәр. Аңа үзәкләштерелгән мәдәни-ял итү учреждениеләре системасының авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре керә, җитәкчесе – мәгълүмати-аналитика бүлеге мөдире Гөлнур Газизова. Алар башкаруында «И туган тел» татар телендә гимн яңгырады. Аны башкарганда зал аягүрә басты.
«Милли киемдәге курчак» раундында халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Авыл осталарының эше тамашачыларны таң калдырды. Конкурска 100дән артык курчак тәкъдим ителгән иде, һәрберсе үзенчә матур, күз явын алырлык.
– Курчаклар белән уйнамаган – бәхет күрмәгән», – дигәннәр ата-бабаларыбыз. Борынгы заманнарда крестьян хуҗалыкларында эш күп була, хәтта бала куллары да зур ярдәм булып санала, күпләрнең курчак белән уйнап утырырга вакыты булмый.
Элеккеге заманнарда кием нең бизәлеше дә зур мәгънәгә ия булган, бер генә элемент та болай гына, матурлык өчен кулланылмаган. Киемдә саклаучы бизәкләр булган, дөньяга мөнәсәбәт чагылган. Чын милли кием тегү өчен тарихны белергә кирәк, – дип ассызыклады Александровка авылы остасы Әнисә Калугина.
Билгеле булганча, дөнья үзгәрә һәм аның белән бергә сәнгать тә. Гадәти эш формалары белән беррәттән, без ел саен инновацион формалар кертәбез. 2021 елда шуларның берсе перформанс булды. Ул рингның беренче раундына кертелде һәм милли легендалар, әкиятләр, танылган әсәрләр геройларын пропагандалауга юнәлтелгән иде. Рингта катнашучылар бу бурычны яхшы үтәделәр, костюмнар сайлап алдылар, грим һәм атрибутлар кулландылар. Тамашачыларны һәм катнашучыларны «Курочка Ряба», «По щучьему велению», «Сказка о царе Салтане», «Каша из топора», «Шүрәле», «Нарспи» әсәрләреннән сәхнәләштерелгән күренешләр сөендерде.
Туган тел – аралашу чарасы гына түгел, ул ата-ана йорты рухы, милли билге һәм һәр халыкның символы. Әһәмиятлелеге буенча иң мөһиме – «Туган тел – милләтемнең мирасы» раунды булды. Ул актерлык осталыгы таләп итте һәм сәхнә мәйданчыгында үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирде.
Чыгыш программасына туган тел, аның байлыгы, зирәклеге, матурлыгы турында бәян итү кертелгән иде. Жанр ягыннан чикләүләр булмады, шуңа күрә һәр авыл җирлеге үз, кабатланмас программасын тәкъдим итте. Тел барлыкка килү һәм үсү тарихы, риваятьләр яңгырады. Аларда сөйләм ярдәмендә дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салу, тынычлык урнаштыру мөмкин була.
Безнең районда берничә милләт вәкиле яши торган авыл җирлекләре бар. Данауровка, Булдырь авыл җирлекләре чыгышларын күрү бик кызык булды, алар үзләре белән өч телдә таныштырды. Милләтләрнең матурлыгы һәм зирәклеге генә түгел, аларның гармонияле хезмәттәшлеге дә күрсәтелде.
Муниципаль ринг күрсәткән чә, авыллар үз телен һәм гореф-гадәтләрен сак лыйлар, яшь буын һәм барлык теләүчеләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзерләр. Безнең торган җиребез бер, без шунда яшибез, үсәбез, укыйбыз, бәйрәм итәбез, бер-беребезне ачык йөз белән каршы алабыз.
Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, безнең республикада 102 милләт яши. Һәр тел кешелекнең уникаль тере мирасы булып тора һәм сакланырга, хөрмәт ителергә тиеш.
Ирина Игнатьева,
мәдәни-ял итү чреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев