Тәрбияви очрашу
Безнең Татар Сарсазы авылында «Сәфәр» мәчете өстендә яңгыраган азан тавышы авылдашларны үзенә чакырып, иманга өндәп тора.
Хәзер барлык татар авылларында, шәһәр җирләрендә дә мәчетләр бик күп, биш вакыт намаз укырга өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә күп йөри.
Белем алу, күпне белү өчен балаларда кызыксыну булырга тиеш. Мәктәптәге белем алу белән дини белем алу да янәшә булса, яшьтән алган белем онытылмый.
Авылыбызның «Сәфәр» мәчетендә балалар өчен тәрбия сәгате узды. Азат хәзрәт балаларны аягүрә басып, ягымлы сүзләре белән каршы алды. Балалар чишенеп башларына кәләпүшләр киеп, яулыклар бәйләп мәчеткә җәелгән келәм өстенә кереп утырдылар. Ислам диненең бөеклеген, мәчетебезнең бар кеше өчен ишекләре ачык булуын аңлаткан хәзрәтнең вәгазь сүзләрен тын да алмый тыңлап утырдылар. Мәчетнең нигә кирәклеген, анда кемнәр, ни өчен йөрүен, намаз укуларның әһәмиятлелеген балалар аңлар лык тел белән аңлатты ул. Балалар араларында сүрәләр укучылар да булды.
Бүгенге күркәм очрашуны йомгаклап балаларны тәм-том тулы, мул табын артына чакырдылар. Кайнар чәй, мәчеткә халык тарафыннан китерелгән Корбан итләреннән пешерелгән бик тәмле өчпочмаклар белән сыйладылар.
Әлеге очрашуга чакырып, без чараны оештырган, уздырган Азат хәзрәткә, тәмле аш-су әзерләп табын җыйган, пешергән Гөлзифа һәм Миңзифа ханымнарга, күчтәнәч алып килгән барлык кунакларга олы рәхмәтләр әйтелде. Шундый тәрбияви очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калабыз.
Мәчетләребез тарихыннан
Аллаһның илчесе Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчкәндә, иң беренче эш итеп, Аллаһ йорты мәчеткә нигез ташы салды. Мәдинәдә мөселманнар башка биналарга, башка гамәлләргә дә мохтаҗ иделәр, ләкин Аллаһның илчесе иң беренче эш итеп, Аллаһ йорты төзүне уйлады. Моның белән пәйгамбәребез мәчетне һәр иман иясе өчен иң кирәк, иң әһәмиятле урын буларак игълан итте. Нәкъ мәчеттән ислам дәгъвәте башланырга, иман китергән җаннар тәрбия алырга, тугры калебләр сафланырга тиеш иде. Ул мәчет җәннәт бакчаларының бер бакчасы булды. Ул бакчаның остазы юлбашчыбыз Мөхәммәт, шәкертләре: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Үбәй ибн Кәгъб кебек тугры сәхабәләр. Аллаһ йорты - мәчет иман ияләренең җыелу, кайда да булса юнәлү, кайдан да булса кайту, киңәшләшү урыны булдылар.
Татар Сарсазы мәдәният хезмәткәрләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев