Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Росреестры коммерцияви булмаган бакчачалык ширкәтләрендәге торак йортларга газ кертү шартларын аңлатты

Татарстанда социаль газлаштыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында торак йортлар урнашкан бакча җир кишәрлекләре чикләренә кадәр газ бушлай үткәрелә (турыдан-туры торак йортларга кадәр – милекче хисабына)

Татарстан Росреестры матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, программада катнашу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш.

Беренчедән, коммерцияви булмаган бакчачалык ширкәте торак пункт чикләрендә урнашырга тиеш. Икенчедән, торак пунктның үзендә газ кертелгән булырга яисә агымдагы елда газлаштыру программасында ширкәт чикләренә кадәр газ челтәрләре төзү каралырга тиеш. Коммерцияви булмаган бакчачалык ширкәтен социаль газлаштыру план-графиклары төбәк хакимияте тарафыннан раслана. Өченчедән, участокта урнашкан торак йортка хокуклар рәсми рәвештә теркәлергә тиеш.

 

Әгәр йортка милек хокукы рәсмиләштерелмәгән булса, милекчегә Росреестрга кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризага техник план һәм җир кишәрлегенә хокукны раслый торган документ теркәү таләп ителәчәк.

 

Ведомствода участокта «торак булмаган» билгесе белән бакча йорты торган очракка аерым игътибар бирделәр. Газ кертүгә дәгъва кылу өчен мондый объектны «торак» статусына күчерергә кирәк. Бу корылманың даими яшәү өчен яраклы булуын раслау һәм теркәлүне рәсмиләштерү өчен кирәк. Йорт барлык төзелеш нормаларына туры килергә һәм ел әйләнәсе файдалануга исәпләнгән булырга тиеш.

 

Йортның кирәкле таләпләргә туры килүе турында ахыргы карарны коммерцияви булмаган бакчачалык ширкәте урнашкан урын буенча башкарма комитет кабул итә. Уңай җавап биргән очракта муниципалитет документларны мөстәкыйль рәвештә Росреестрга җибәрә, ул төзелешнең билгеләнешенә үзгәрешләр кертә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев