ТР Роспотребнадзоры куркыныч сөт продукциясе җитештерүне туктатты
Татарстан прокуратурасы таләбе буенча Роспотребнадзор Лениногорскидагы «Деловсыре» сөт заводында планнан тыш тикшерү уздырган һәм кайбер җитди хокук бозулар ачыклану нәтиҗәсендә 16 партия чимал һәм 229 килограмм азык-төлек продукциясен тартып алган
Тикшерү барышында производствода биналарның һәм җиһазларның чисталыгына таләпләр, шулай ук шәхси гигиена кагыйдәләре үтәлмәве ачыкланган, дип хәбәр итәВечерняя Казань
Предприятие җитештергән продукциянең техник регламентларга туры килмәве ачыкланган, бу исә кулланыла торган продукциянең куркынычсызлыгын шик астына куя.
Сырлар һәм сөт продуктлары төгәл декларацияләнмәгән – 41 төр продукциягә документлар дөрес түгел дип табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев