Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР мирасын саклау комитеты 2025 елда 2,7 меңнән артык хезмәт күрсәткән

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты халыкка тарихи биналарны саклау буенча документларны бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерә

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Сервислар «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында үсеш ала.

 

Комитет барлыгы 15 дәүләт хезмәте күрсәтә, аларны онлайн рәвештә алып була. 2025 елда белгечләр 2701 гаризаны эшкәрткән, күпчелеге Дәүләт хезмәтләре порталы аша кергән.

 

Аерым алганда, төзелеш һәм хуҗалык эшчәнлеге өчен билгеләнгән җир участокларында мәдәни мирас объектлары булу-булмавы турында 1919 бәяләмә бирелгән. Шулай ук төзи башлаганчы җир участокларына дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы йомгаклары буенча 318 бәяләмә рәсмиләштерелгән.

 

Комитет рәисе Иван Гущин билгеләп үткәнчә, цифрлаштыру ведомство эшенең продуктивлыгын һәм оперативлыгын сизелерлек арттырган. Онлайн-сервислар ярдәмендә гражданнар реставрация чараларына документларны тиз рәсмиләштерә, участокта һәйкәлләр булу-булмавын тикшерә һәм кирәкле экспертизалар ала ала. Бу белгечләргә йөкләнешне киметә һәм республиканың тарихи мирасын саклауга бәйле процессларны тизләтә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев