Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Кызыл китабын төзүчеләрнең берсе – Валериан Гаранин вафат

Илебезнең иң эре зоолог-герпетологларының берсе Валериан Гаранин 97 яшендә вафат булган. Бу хакта Казан федераль университеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Ул Татарстанның Кызыл китабын төзүчеләрнең һәм мөхәррирләрнең берсе, шулай ук Идел-Чулман тыюлыгы территориясендә фәнни тикшеренүләрне оештыручы була.

 

Гаранинның фәнни-педагогик эшчәнлеге Казан федераль университеты белән тыгыз бәйләнгән була. 1952 елда ул Биология-туфрак факультетын тәмамлый, аннары СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Казан биология институтында эшли, лаборанттан өлкән фәнни хезмәткәргә кадәр юл үтә. 1970 елдан КФУның Биология-туфрак факультетында педагогик эш алып бара: доцент, табигатьне саклау кафедрасы мөдире, декан урынбасары була.

 

Аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге күп санлы бүләкләр белән билгеләп үтелә, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен» (1970), «Хезмәт батырлыгы өчен» (1979), «Хезмәт ветераны» (1984), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005) медальләре, «Казанышлар өчен» мактаулы медаль (Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, 2010), «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеменә мактау билгесе (2018), «Татарстан Республикасының атказанган экологы» мактаулы исеменә күкрәк билгесе (2018), КФУ ректорының Мактау грамотасы (2023).

 

Галим белән хушлашу якшәмбе көнне, 29 мартта, 11:00 сәгатьтә Казан федераль университетының мәрмәр залында (2нче корпус, Кремль ур., 35) була.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев