ТР Яшьләр эшләре министрлыгында лагерьларда ял итүче балаларны колачлауны арттырырга уйлыйлар
...
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы сәламәтләндерү һәм профильле программаларда катнашучы балаларны колачлау ысулларын эзли. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Хәзер сменаларда катнашучыларның төп өлеше – мәктәп укучылары. Шул ук вакытта кайбер балалар лагерьларга җәйге чорда 2-3әр тапкыр йөри.
Министрлыкта колачлауны арттыруның төрле вариантларын карыйлар, мәсәлән, күбрәк балаларга ял итәргә мөмкинлек бирү өчен лагерьда булу көннәрен кыскарту. Ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ата-аналар мәктәп аша юллама алырга тырышканда еш кына кыенлыклар белән очраша дип сөйләделәр. Министр билгеләп үткәнчә, юлламаларны бүлүнең берничә механизмы бар: профильле сменалар кысаларында балаларны җибәрү, коллектив гаризаларны сайлап алу, мәсәлән, спорт яки иҗат коллективларыннан, мәктәп яки администрация аша юлламалар алу һәм рәсми сайт аша билетлар сату. Быел юлламалар сату башланганнан соң сайт артык югары ихтыяҗ аркасында вакытлыча эшләми башлаган. Беренче минутларда гына да миллион ярым гариза кергән.
Проблема хәл ителгән. Хәзерге вакытта барлык юлламалар инде бүленгән.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев