Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Чистай районына эш сәфәре белән килде

Ул районда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чистай районында булды. Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрүендә ул шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә һәм башка объектларда булды.

 

Сәфәренең беренче пункты хатын-кызлар мәдрәсәсенең тарихи бинасы нигезендә төзелгән «Әмирхания» дини-мәгърифәт үзәге булды.

 

Чистайда хатын-кызлар мәдрәсәсе беренче мәртәбә 1911 елда ачыла, ул елларда малайлар өчен рус-татар училищелары сирәк күренеш булмаган, ләкин кызлар өчен мондый мәктәп хәтта Казанда да булмаган әле. Мәдрәсәне ачуда беренче мәчет имамы Мөхәммәтнәҗип Әмирханов башлап йөргән. Нәкъ менә аның фамилиясе буенча мәктәп үз исемен алды да. Ел саен биредә 50гә якын кыз белем алган. Бу мәдрәсәдә Зәйтүнә Мәүледова белем алганын, ә Габдулла Тукайның биредә яңа әсәрләрен укыганын искә төшерү дә җитә. Мәдрәсәдә дини фәннәрдән тыш, дөньяви фәннәр дә укытыла. «Әмирхания» Россиядә иң яхшы уку йортларының берсе була.

 

Совет чорында бина Чистай педагогия училищесына, аннары – авыл хуҗалыгы техникумына тапшырыла, ә соңыннан берничә ел буш тора. Ике ел элек ул Чистай мөхтәсибәтенә күчә һәм тулысынча реставрацияләнә.

Марат Әхмәтовны «Әмирхания» үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар, ул анда шөгыльләнүче укытучылар һәм балалар, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән аралашты. Биредә белем бирү һәм иҗтимагый тормыш актив алып барыла –ислам нигезләре буенча дәресләр уза, ислам юриспруденциясе, гарәп теле, акыда тирәнтен өйрәнелә, Коръәнне дөрес уку буенча иҗаза тапшыру оештырыла, фәнни очрашулар, конференцияләр һәм педагогик киңәшмәләр үткәрелә. Яшүсмерләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә – аларны үзәкнең төрле чараларына җәлеп итәләр. Хәзерге вакытта биредә төрле яшьтәге 200гә якын кеше белем ала.

«Әмирхания» рухи-мәгърифәт үзәге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов сөйләвенчә, тыңлаучылар арасында, нигездә, яшүсмерләр һәм өлкәнрәк кешеләр.

 

– Лекцияләр һәм дәресләр төрле юнәлешләр: рухи, мәдәни, тел юнәлешләре буенча алып барыла. Кешеләр белем алсын өчен уңайлы урын булдырганнар. Тыңлаучылар саны даими арта, кешеләр килә, чистайлылар бу эшкә зур кызыксыну белдерә, – диде Әнәс хәзрәт.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 7 мәчет эшли һәм аларның һәрберсендә диярлек ислам нигезләре һәм тарихы буенча дәресләр оештырылган. Бу хакта Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов сөйләде.

 

– Мәчетләр каршында нигезләрне өйрәнсәләр, биредә, «Әмирхания»дә без юриспруденция, ислам идеологиясе кебек тирәнрәк форматтагы дәресләр оештырабыз. Монда керү өчен башта мәчетләр каршындагы курсларны үзләштерергә кирәк. Безнең беренче нәтиҗәләребез бар инде, укучыларыбыз республиканың дини учреждениеләренә укырга керә. Без аларны киләчәктә белем алырга әзерлибез, – дип ассызыклады имам-мөхтәсиб.   

    

«Нур» мәчете каршында да татар теле курслары ачылды. «Әмирхания» үзәгендә булганда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов педагоглар белән очрашты һәм әлеге курсларның яшь тыңлаучылары белән аралашты.

Ул чистайлыларны татар телен саклау һәм үстерү буенча инициативаларны активрак чыгарырга өндәде:

 

– Без сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез. Чистайда бүген дә бу юнәлештә күп эшләр башкарыла.

 

Марат Әхмәтов дини-мәгърифәт үзәгенә интерактив такта алуга сертификат бүләк итте.

 

Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы 5нче мәктәптә булды. Анда 1,2 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 516сы (43%) – татарлар. Мәктәптә өч сыйныфта балалар татар телендә белем һәм тагын өч сыйныфта укучылар туган татар телендә тәрбия ала. 382 бала татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнә.

 

Мәктәп татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен муниципаль ресурс үзәге булып тора. Аның укучылары олимпиадаларда һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Шулай, мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында 5нче мәктәпнең бер укучысы җиңүче, тагын өчесе призер булды. 9-10 сыйныф укучылары командасы узган ел «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясендә җиңү яулады.

 

Шулай ук мәктәптә театр түгәрәге эшли, укучылар татар телендә спектакльләр куялар һәм ел саен «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивалендә катнашалар. Мәктәптә шулай ук татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше музее ачылган. Марат Әхмәтов педагоглар һәм мәктәп укучылары белән аралашты.

 

Шулай ук ул барлык кирәкле укыту-методик материалларның булуы белән кызыксынды, татар телен өйрәнү буенча укыту процессын оештыру һәм методика турында фикер алышты. ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы шулай ук мәктәптә интерактив такта алуга сертификат тапшырды. 

 

Марат Әхмәтов «Сәүдәгәр утары» туристлык комплексында – сәүдәгәрләр көнкүреше атмосферасына алып кереп китә торган заманча интерактив мәйданчыкта да булды.

 

Эш сәфәренә йомгак ясап, Марат Әхмәтов түбәндәгеләрне ассызыклады:

 

– Чистайда икътисад та, социаль инфраструктура да тиз үсә, биредә масштаблы юл эшләре алып барыла, тарихи-мәдәни объектлар торгызыла. Әлбәттә, туган телләрне саклау һәм үстерү буенча ТР Рәисе каршындагы профильле комиссия җитәкчесе буларак, мин бу эшнең ничек алып барылуы белән кызыксындым. Уникаль рухи-агарту үзәгендә, мәктәптә булдык. Ике учреждениедә дә дус-тату һәм кызыксынучан коллектив эшли, халык белән эшләүнең төрле формалары кертелә. Чистайлылар милли гореф-гадәтләрне саклыйлар һәм үстерәләр. Чистай үзгәрә һәм бу уңай динамиканы күрү сөендерә.

 

Г. Гомәрова, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте фотолары

 

Материалны әзерләгәндә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев