ТР Дәүләт Советы йомгаклау утырышында бизнес өчен берничә закон проекты кабул итте
Татарстан Дәүләт Советы быел үзенең соңгы, 17нче утырышын уздырды, шул исәптән эшмәкәрлек мәсьәләләре турында да фикер алышты
Һөнәрчелекне үстерү өчен хокукый нигезләр булдыру һәм осталар өчен төп проблеманы – товарларны мәҗбүри маркировкалауны хәл итү тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Татар-информ
«Һөнәрчеләр өчен проблемаларның берсе – продукцияне идентификацияләү чаралары белән, беренче чиратта җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау бурычы. Маркировка проблемасы белән үзмәшгульләр дә очраша», – дип аңлатты Шаһиәхмәтов.
Һөнәрчелек эшчәнлеге субъекты статусын билгеләүдән тыш, проект ТР Министрлар Кабинетына һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген раслау һәм эшмәкәрлек төрләрен кече һәм урта эшмәкәрлек турындагы Татарстан Законына кертү буенча яңа вәкаләтләрне беркетүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев