Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин чистайлыларны Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле Чистай районында яшәүчеләр!

Сезне ихлас күңелемнән көтеп алынган бәйрәм — Яңа ел белән тәбрик итәм! Менә 2023 ел да ахырына якынлашты. Һәр ел күңелле вакыйгалар алып килә, ә начар нәрсәләр турында уйлыйсы да килми. Узып баручы елдан безгә ирешелгән уңышларыбыз, җиңүләребез, туплаган тәҗрибәбез кала. Безнең һәрберебез өчен ул төрле булды: кемгәдер җиңел һәм шатлыклы булып тоелгандыр, ә кем өчендер авырлыклар алып килгәндер. Ул һәрберебез тормышында үзенең эзен калдырып, күп кенә истәлекле вакыйгаларга һәм сынауларга бай булды. Әмма ул төгәлләнеп килә, аның урынына 2024 ел аяк баса.

Яңа ел — безгә яхшы кәеф бүләк итүче һәм якты өметләр белән рухландыручы менә дигән бәйрәм ул. Якынлашып килүче ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, барысы да без уйлаганча килеп чыксын. Яңа елда хыялларыгызның тормышка ашуын, катлаулы хәлләрнең уңышлы хәл ителүен телим! Махсус хәрби операциядә катнашучы барлык чистайлыларның сау-сәламәт булып, Җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын телим. Өйләрегездә һәрвакыт балаларның шатлыклы тавышлары яңгырап торсын, шатлык һәм иминлек хөкем сөрсен! Теләсә нинди һава шартларында да сезне мәхәббәт һәм якыннарыгызның ягымлы карашы җылытып торсын. Бер-¬беребезгә сәламәтлек, уңышлар телик! Яңа ел белән, кадерле чистайлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев