ТР Дәүләт Советы депутатлары хәрбиләр проблемалары буенча кайнар линия оештыра
...
Җомга көнне, 26 июньдә, Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар линия эшендә «Мәрхәмәт» берләшмәсенә кергән республика Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашачак.
Алар барысы да татарстанлыларның хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәүгә, социаль һәм хокукый ярдәмгә, түләүләр һәм ташламалар алуга, медицина ярдәме һәм тернәкләндерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәкләр.
Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 236-00-71, 8-965-593-86-64 (МАКСтагы сораулар өчен). Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10нан 14 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев