Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп символ - бер телем ипи

Чистайлылар «Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылдылар.

Гыйнвар ахырында бөтен ил буенча узган «Блокада икмәге» акция се Ленинград халкының батырлыгына һәм чыдамлыгына, совет солдатларының кыюлыгына һәм ныклыгына, беркайчан да кабатланырга тиеш түгел аяныч фаҗигане искә алуга багышланды.

Камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителү көненә багышланган Бөтенроссия акциясенә чистайлылар да кушылды. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә һәм башка оешмаларда искә алу чаралары узды. 27 гыйнварда, Хәрби дан көнендә, 4нче мәктәптә «Блокада икмәге» дип исемләнгән тарих дәресе узды. Анда алтынчы сыйныф укучыларына фашистлар камалышында калган ленинградлыларның ничек яшәүләре, газап чигүләре, әмма бирешмәүләре турында сөйләделәр.

Бөтенроссия хәтер акциясенең төп символы – бер телем ипи, ул нибары 125 грамм авырлыкта булган. Ленинград блокадасының иң авыр чорында кешегә нәкъ менә шундый кечкенә ипи нормасы бирелгән.

– Балалар, сезнең алда хуш исле, тәмле, бодай оныннан пешерелгән ипи телемнәре. Әлеге дәһшәтле елларда камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр ашаган бердәнбер ризык – ипи булган. Әмма ул чакта ипинең тәме, төсе һәм составы бөтенләй башка булган. Өстәвенә, аны норма буенча гына биргәннәр, – дип сөйли тарих укытучысы Эльмира Фазлыева кулында ипи кисәген тотып.

Проектор ярдәмендә ул укучыларга карточка үрнәкләрен күрсәтте, алар буенча ленинградлыларга берничә грамм ипи биргәннәр. Ленинград блокадасында катнашкан һәр кеше өчен – өлкәнме ул, баламы, ипи иң тәмле һәм көтеп алынган ризык булган, чөнки исән калырга ярдәм иткән. Карап торышка ипи телемнәре кара-көрән төстәге кечкенә кирпечне хәтерләткәннәр, эчендә йомшагы булган.

– Балалар, ә сез блокада икмәгенең нәрсәдән пешерелгәнен беләсезме? – дип укытучы укучылардан сорый.

– Ул елларда икмәкне нәрсә бар, шуннан пешергәннәр. Чөнки азык-төлек складлары буш булган, он җитмәгән. Аңа кибәк, түп өстәгәннәр. Иң авыр елларда вакланган агач каерысын да, үлән дә салганнар, – дип җавап бирә алтынчы сыйныф укучысы Алиса Сарыкова.

Хәтер дәресендә камалышта калган шәһәрдә балаларның ничек яшәгәнлеге турында да сөйләштеләр. Эльмира Фазлыева укучыларга Ленинград укучысы Таня Савичеваның фотосурәтен күрсәтте. Кыз камалыш вакытында көндәлек алып барган. Аңа ул якыннарының үлгән көннәрен һәм сәгатьләрен язган. Ни кызганыч, кыз үзе дә вафат булган. Соңрак бу язмаларны «Таня Савичеваның камалыштагы көндәлеге» дип атаганнар. Укытучы әлеге кечкенә язмаларның фоторәсемнәрен дә күрсәтте, аларны кычкырып укыды.

Сыйныфта тынлык урнашты. Балалар тактадагы фотосурәтләргә моңсу карап, укытучыны игътибар белән тыңладылар.

– Ул вакытта Ленинградта ничек авыр булганын күз алдына да китереп булмый. Миңа ул вакытта камалышта яшәгән кешеләр, бигрәк тә балалар бик кызганыч, – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты 6нчы сыйныф укучысы Анастасия Завалишина.

Чолганышта калганнар өчен котылу чарасы булган Ладога күле бозы буйлап салынган юлны – «Тормыш юлы»н да дәрестә игътибарсыз калдырмадылар. 1941 елның ноябреннән аның буенча шәһәргә азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары китерелә, ә кире кайтканда гражданнар эвакуацияләнә. Яшәүчеләр һәм хәрбиләр арасындагы югалтулар, һәм, әлбәттә, иң мөһим тарихи көннәрнең берсе – озакка сузылган һәм куркыныч камалыштан азат ителү көне турында саннар сөйли.

Саннар

27 гыйнвар – Россиянең Хәрби дан көне. 1944 елда бу көнне Ленинград фашистлар камалышыннан тулысынча азат ителә, ул 1941 елның 8 сентябреннән 872 көнгә сузыла. Тарихчылар югалтуларның төгәл санын әлегә кадәр әйтә алмыйлар. Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Ленинград блокадасында 16 747 кеше һәлак булган, 33 782 кеше яраланган, 632 253 кеше ачлыктан үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев