Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп максат - химиясез продукция

Ун елга якын барлык дәрәҗәләрдәге министрлыкларда, ведомстволарда һәм хөкүмәттә органик игенчелек турында фикер алышулар барды. Ниһаять, Дәүләт Думасы тарафыннан «Органик продукция һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон кабул ителде, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

Органик продукцияне җитештерү, саклау, ташу, маркировкалау һәм сату хәзер әлеге закон белән җайга салына. Химия кулланмыйча җитештерелгән, экологик яктан чиста һәм сертификацияләнгән продукция органик санала.

Әле 20-30 ел элек органик игенчелек турындагы сүз дә бармый иде. Әмма минераль ашламалар, химик сак­лау чаралары кулланып, уңыш артыннан куу, авыл хуҗалыгы культураларын чиратлаштырып үстермәү интеграцияләнгән эшкәртү югалуына, туфракның ярлылануына һәм тыгызлануына, анда файдалы микроорганизмнар юкка чыгуга китерә.

Заманча авыл хуҗалыгы үсемлекләрне саклау чараларын кулланмыйча гына эшли алмый. Бүгенге көндә безнең ил игенчеләре арасында үсемлекләрне саклауның иң популяр чаралары булып химик пестицидлар санала. Аларны файдалану нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культуралары тизрәк үсә һәм кыска вакыт эчендә авырулардан һәм корткычлардан арынып була. Әмма кайбер зарарлы объектларны юк итү өчен мөмкин кадәр күбрәк рөхсәт ителгән дозада препаратлар кулланырга туры килә. Мондый күләмдә пестицидлар һәм химикатлар туфрак микроорганизмнарын юк итә. Үсемлекләрнең тамыр зонасында файдалы микрофлораның булмавы әлеге экологик өлкәне патоген объектлар белән тулыландыруга китерә. Мондый туфракта утырту материалы төрле авырулар китереп чыгаручы бөҗәкләр белән зарарлана. Патоген микрофлора орлыкларны зарарлап кына калмыйча, тамыр системасы аша үсемлекләрнең вегетатив өлешенә үтеп керә һәм үсемлекнең авыруына китерә.

Авылда яшәүчеләр басуда эшләүче агрегатлар артыннан йомшартылган туфрактан бөҗәкләр чүпләп йөрүче карга, чәүкәләрне соңгы тапкыр кайчан күргәннәрен хәтерлиләрме икән? Химия белән мавыгу нәтиҗәләре һәркемгә билгеле.

Туфракта яңгыр суалчаннары һәм башка файдалы бөҗәкләр булмаса, ул үлә. Безнең басуларда бик күп тамыр черү, яфрак авырулары барлыкка килде. Әче туфрак һәм зарарлы корткычлар саны артты.

Әмма Чистай районында чәчү әйләнешен үтәгән хуҗалыклар юк дип әйтеп булмый. Бәхеткә, уңай мисаллар – агрономия фәненә туры китереп эшләүче тәҗрибәле һәм белемле белгечләр эшли торган хуҗалыклар да бар.

Мондый хуҗалыкларда уҗымнар чиста, сидераль парлар буенча игелә. Сидератлар рәвешендә майлы үсемлек һәм кандала үләне чәчелә, чәчелгән парларда борчак үсә. Бу технология кайбер өстенлекләр – экологик куркынычсызлык, ашлама, аерым алганда органик матдәләр куллануга бәйле энергия чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә. Тигез күмдерә бару туфракның тыгызлыгын сизелерлек киметә, аның структурасы, су үткәрүчәнлеге яхшыра, кышкы-язгы явым-төшемнәр тулысынча сеңә бара. Һәм иң мөһиме – сидератларның тәэсире икенче һәм өченче елга озайтыла. Ни кызганыч, монокультуралар үстерелә торган эре берләшмәләрдә бу юк. Борчак, вика, арыш, солы чәчүлекләре кимегән.

Органик продукция алуның төп принцибы – корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшү өчен биологик чаралар куллану, энтомофагларны саклау һәм активлаштыру.

Хәзерге вакытта галимнәр тарафыннан экологик чиста продукция җитештерү һәм сәламәт туклану өчен бик күп биологик чаралар булдырылган. Авыруларга каршы биофунгицидлар бар, алар үсемлекләрдә тупланмыйлар, тирә-юньдәгеләргә зыян китермиләр, әмма ончыл чык, милдья, фитофтороздан һәм башка авырулардан яшелчә һәм җиләк-җимеш агачларының зарарлануын киметәләр.

Яфрак кимерүче корткычларга, үлән бете һәм каты кортка каршы биологик инсектицидлар бар. Тычкансыман кимерүчеләргә каршы – тычкан тифы нигезендә агулы алдавыч җим. Алар барысы да йорт хайваннары, кош-корт, бал кортлары һәм, әлбәттә, кешеләр өчен зарарсыз.

Белешмә

1970 еллардан бирле формалаша башлаган органик продукция базары дөньяда инде 90 млрд долларга җиткән. Органик продукция 178 илдә 58 млн. гектардан артык мәйданда үстерелә. Россиядә органик продукция җитештерү үсешнең башлангыч этабында тора, аның дөнья базарында өлеше якынча 10-15 процент тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев