Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзек булмаган кар җыйгычны кире кайтарырга мөмкин

Быел кыш бик карлы булды, шуңа күрә дә шәһәр һәм районда яшәүчеләр үзләренә ярдәмгә кар җыйгыч техника сатып алдылар, чөнки ул хуҗаларга эшне җиңеләйтә. Әмма барлык сатып алучыларны да сатып алу шатландырмый, мондый очракта сатып алучыларга үз хокукларын якларга туры килә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына сатучыларга дәгъва белдереп мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Әлеге сатучылар гарантия вакытында сафтан чыккан сыйфатсыз кар җыйгыч өчен акча кайтарудан баш тартканнар. Сатучылар ремонт кына тәкъдим иткәннәр, алар әйтүенчә, кар җыйгыч техник яктан катлаулы товарлар Исемлегенә керә.

— Сатучының техник яктан катлаулы дип әйтүе дәлилле түгел, чөнки кар җыйгыч машиналар техник катлаулы товарлар Исемлегенә кермиләр. Шуңа күрә кулланучы гарантия срогы вакытында сатып алучыга товарның җитешсезлекләре аның гаебе белән килеп чыкмаган очракта Закон тарафыннан каралган теләсә нинди таләп куя ала, — дип ачыклык кертте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чис­тай территориаль органының координацияләү һәм эчке базарны үстерү бүлеге начальнигы Светлана Саломеева.

Ведомство белгечләре сатып алучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсенә аңлатма бирделәр.

Белергә кирәк!

Сатып алган товарында җитешсезлек табылган очракта, әгәр ул хакта алдан сөйләшенмәгән булса, сатып алучы әлеге товарны шул ук маркадагы (модельдәге), яисә башка модельдәге товарга алыштырырга (бәясе арасындагы аермалыкны исәпләп), товарның җитешсезлеген тиз арада бетерүне, башка өченче зат төзәткән очракта чыгымнарны каплауны таләп итәргә, сату-сатып алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарып алырга хокуклы. Сатучы таләбе буенча кулланучы җитешсезлекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

— Законның 19нчы маддәсе буенча кулланучы әлеге таләпләрне гарантия срогы чыкмаган вакытта таләп итәргә хокуклы. Ә сатып алучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарып алу таләбе әлеге таләп куелганнан соң ун көн эчендә үтәлергә тиеш, — дип ассызыклады Светлана Саломеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев