Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Товарларны маркетплейсларда сатып алу: үзенчәлекләре нӘрсәдә

Читтән торып сатып алганда кулланучыга үз хокукларын яклау өчен нәрсәләр белергә кирәклеге турында сөйлибез

Маркетплейсларда товар сатып алучы кешеләр елдан-ел арта бара. Бүген кулланучыга читтән торып сатып алганда үз хокукларын яклау өчен нәрсә белергә кирәклеге турында сөйлибез.

Бу темага Дәүләт алкоголь инспекция¬се территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев аңлатма бирә.

– Маркетплейсларда товарлар сатуның нинди үзенчәлекләре бар?

– «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законында товарлар (хезмәтләр) турында мәгълүмат агрегаторы хуҗасы төшенчәсе беркетелгән.
Агрегаторның хуҗасы – оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә оешма яки электрон исәпләү машиналары өчен программа хуҗалары һәм (яки) сайтның һәм (яки) сайтның интернеттагы битенең хуҗалары булган шәхси эшмәкәрләр. Алар кулланучыга сатучының (башкаручының) товарны сату-алу шартнамәсе (түләүле хезмәт күрсәтү килешүе) төзү турындагы тәкъдиме белән танышу, сатучы белән сату-алу шартнамәсе (түләүле хезмәт күрсәтү килешүе) төзү, күрсәтелгән товарга (хезмәт күрсәтүгә) агрегатор хуҗасына акча күчерү юлы белән алдан түләү мөмкинлеге тудыра.

– Агрегатор үз сайтында сатучы һәм товарлар турында мәгълүмат урнаштырырга тиешме?

– Әйе. Бу мәгълүматлар кулланучы сату-алу килешүен кем белән төзегәнен аңласын өчен кирәк. Шул ук вакытта сатучы турындагы мәгълүмат сатучы сайтына сылтама ярдәмендә кулланучыларга җиткерелергә мөмкин.
Әгәр товар өчен түләү ысуллары турында сөйләсәк, акча башта сатып алучыдан агрегаторның банк счетына керә. Моннан тыш, агрегаторлар товарны китереп бирү буенча үз хезмәтләрен күрсәтә алалар. Товарларны маркетплейсларда сатып алганда, аларның үзләре сатучы булмавын истә тотарга кирәк. Мәгълүмат агрегаторы хуҗасы сата торган товарлар искәрмә булып тора.

– Маркетплейс товар турында дөрес булмаган мәгълүмат өчен җаваплымы?

– Товарлар турындагы мәгълүмат агрегаторының хуҗасы товар яки хезмәт, сатучы турында алдан ук дөрес булмаган мәгълүмат бирү аркасында килеп чыккан зыян өчен җаваплы. Әгәр сатучы үзе агрегатор хуҗасына сайтта урнаштыру өчен дөрес булмаган мәгълүмат биргән икән, агрегатор җавап тотмаячак.

– Мисал өчен, кулланучыга товар сатучы турында дөрес мәгълүмат бирелмәде. Ул кемгә дәгъва белде¬рергә тиеш?

– Ул турыдан-туры мәгълүмат агрегаторына дәгъва белдерә ала. Шул ук вакытта агрегаторлар кулланучыга кимчелекләре булган товарны сатучыга үз бирү пунктлары аша кайтару мөмкинлеге бирәләр. Шулай ук кулланучы сыйфатсыз товарны кире кайтару турындагы таләп белән турыдан-туры сатучыга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Моннан тыш, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законында кулланучының агрегатордан товарны китерү срокларын сатучы бозган очракта акчаны кире кайтаруны таләп итү хокукы билгеләнгән. Бу сатып алучының акчасын башта нәкъ менә агрегаторның алуы һәм товар аңа китерелмичә, сатучы үз вазифаларын башкарган булып саналмый һәм алынган акчалар белән идарә итә алмый.

Вакытында китерелмәгән товар га акчаны кире кайтару өчен, кулланучы башта сатучыга срокларны бозу аркасында сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту турында хәбәрнамә җибәрергә тиеш. Аннары – агрегаторга мөрәҗәгать итәргә. Товар өчен алдан түләү суммасын кире кайтару турындагы таләп белән беррәттән, кулланучы агрегатор хуҗасына сатучыга сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту турында хәбәрнамә җибәрелүен раслауны җибәрә.
Кайбер маркетплейслар кулланучы товардан баш тартканда конкрет сумманы тотып калу яки аның билгеләнгән вакытта товар артыннан килмәве шартларын урнаштыра. Бу маркетплейсларның товарлар китерү буенча хезмәтләр күрсәтүе белән бәйле, димәк, кулланучы товардан баш тарткан очракта чыгымнарны да күтәрә.

Маркетплейста товарлар сатып алыр алдыннан кулланучыга нәрсәгә игътибар итәргә кирәк

Заказ бирелмәгән товарны алу ихтималын киметү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: товарның тасвирламасын һәм характеристикаларын игътибар белән тикшерегез; сатучыга игътибар итегез –мәйданчыкта 2-3 елдан азрак булган яңа сатучыларда маркетплейсларда сатып алырга кирәкми; бәяләмәләрне укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев