Тотылган чыгымнардан салым акчасын нәрсә өчен һәм ничек кайтарырга
Барлык гражданнар да керемгә, мөлкәткә салым түлиләр. Әмма барысы да түләнгән салымнарның бер өлешен кире кайтару хокукыннан файдаланмыйлар.
Салым чигерүе нинди була һәм аны ничек рәсмиләштерергә? Тотылган чыгымнардан салым акчасын кем кайтарырга хокуклы? Түләнгән салымнарның никадәр өлешен кире кайтарырга була? Бу хакта безнең материалда укыгыз.
Салым чигерүе нәрсә ул?
Салым чигерүе – салым салынырга тиешле керемне киметергә мөмкин булган сумма. Кайчагында бу физик зат кеременә элегрәк түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару, мәсәлән, фатир сатып алуга, дәвалануга, укуга, фитнес белән шөгыльләнүгә һәм башка чыгымнарны.
Салымны кире кайтару өчен декларация тапшыралар, анда салым чигерүе суммасын күрсәтәләр һәм моңа хокукны документлар белән раслыйлар.
Салым чигерүен кем алырга хокуклы?
Бюджеттан тотылган чыгымнар ярдәмендә түләнгән салымны гына кире кайтарырга мөмкин. Ягъни декларация буенча салымны кире кайтару өчен башта аны түләргә кирәк: гадәттә, аны хезмәт хакын түләгәндә эштә тотып калалар.
Белергә кирәк!
Әгәр физик зат керемгә салым түләмәсә, шәхси эшмәкәр салым салуның гадиләштерелгән системасында эшләсә яки башка махсус режимны кулланса, декларация буенча салымны кире кайтарып булмаячак. «Соры» хезмәт хакы алучы кешеләр дә исәп-хисаптан файдалана алмаячаклар, чөнки аларның хезмәт хакыннан НДФЛ тотылмый.
Салым чигерүен кайда алырга була?
Федераль салым хезмәте аша. Анда шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки шәхси кабинет аша гариза рәсмиләштерергә була. Документлар исемлеген һәм салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү ысулын гариза бирүче алырга теләгән салым чигерүе тибына карап билгелиләр.
Эш бирүче аша. Моның өчен эш бирүчегә салым хезмәтендә алынган чигерүгә белдерү кәгазе тапшырыла. Әлеге документ нигезендә, эш бирүче Федераль салым хезмәтеннән алынган белдерү кәгазендә күрсәтелгән сумма тотылып беткәнче НДФЛ тотып калмаячак.
Салым чигерүе төрләре
Мөлкәти – күчемсез милек сатып алган вакытта аның бәясенең 13 процентын билгеләнгән лимит кысаларында кире кайтарырга мөмкин.
Социаль – ул хәйриягә, укуга, дәвалануга, пенсия һәм медицина иминиятенә киткән чыгымнар күләмендәге салым чигерүе.
Стандарт – аларны гражданнарның ташламалы категорияләренә яки ата-аналарга бирәләр.
Профессиональ – бу салым чигерүе бизнестан яки гражданлык-хокукый килешүләр буенча салым салына торган керемне киметә.
Инвестицион – бу шәхси инвестицион счетлар хуҗалары өчен чигерүләр.
Бүген без укуга түләнгән акчаның берникадәр өлешен кире кайтару турында сөйләячәкбез.
Укуга салым чигерүе
Социаль салым чигерүенең берсе булып укуга тотылган чыгымнарны кире кайтару тора. Уку өчен кире кайтарылачак сумма 50дән 120 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әмма әгәр уку өчен түләгәндә ана капиталы файдаланылган булса, салым чигерүе рәсмиләштерелми.
Шәхси балалар бакчалары; балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре (музыка, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре һәм башкалар); олылар өчен квалификация күтәрү курслары, мәшгульлек хезмәтенең укыту үзәкләре, автомәктәпләр, чит телләр курслары һәм башкалар өчен түләгәндә 13 процентны кире кайтарырга мөмкин.
Салым чигерүен 24 яшькә кадәрге көндезге бүлектә укучы балалары, сыендырган балалары, бертуганнары яки теләсә нинди формадагы үз укуы өчен түләгән физик зат алырга хокуклы.
Әгәр сүз балаларны укыту турында бара икән, салым чигерүе биреләчәк күләм – елына 50 мең сум. Ягъни кулыгызга сез әлеге сумманың 13 процентын алачаксыз.
Әгәр үзегез укыйсыз яки ир һәм кыз туганнарыгыз өчен түлисез икән, 120 мең сумнан 13 процентны кайтарып булачак.
Салым чигерүен «Шәхси кабитет»та рәсмиләштерәбез
Федераль салым хезмәте сайтында «Шәхси кабинет»ка керергә. Моның өчен салым инспекциясендә, күпфункцияле үзәктә алынган логин яки пароль кертәбез, яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша керәбез.
«Тормыш хәлләре» төймәсенә басарга.
Әгәр сез электрон имза алмаган булсагыз яки ул искергән булса, аны алырга кирәк. Моның өчен «Электрон имзаны алырга» төймәсенә басарга һәм система кушканча эшләргә
кирәк. Электрон имза сертификатына пароль кертергә һәм аны расларга. Бу 5-30 минут вакытны алачак.
«3-НДФЛ декларациясен тапшырырга» дигән төймәгә басарга.
Алга таба «Онлайн тутырырга» сүзләрен сайларга.
Яшәү урыны буенча салым органын тикшерергә, декларация тапшыру елын сайларгаз. «Алга таба» төймәсенә басарга.
Алынган керем турындагы мәгълүмат шәхси кабинеттан автомат рәвештә, 2-НДФЛ белешмәсе нигезендә тутырыла. Әгәр шәхси кабинетта керем турында мәгълүмат юк икән, бүлекне мөстәкыйль рәвештә, эш бирүчедән алынган 2-НДФЛ белешмәсе нигезендә тутырырга һәм «Алга таба» төймәсенә басарга кирәк.
Исемлектән тиешле салым чигерүен сайларга. Мәсәлән, акчаны уку яки дәвалану өчен кайтарганда – социаль, фатир, җир участогын сатып алганда мөлкәти салым чигерүе. Аннары «Алга таба» төймәсенә басарга. Барлыкка килгән биттә «Чигерү»не тутырырга, «Алга таба» төймәсенә басарга.
Кире кайтарылырга тиешле сумманы тикшерергә һәм салымны кире кайтаруга гариза тутырырга кирәк. «Распорядиться» төймәсенә басарга һәм банк реквизитларын тутырырга, «Алга таба» төймәсенә басарга.
Кирәкле документларны беркетәбез. Декларациядә күрсәтелгән барлык документлар салым органына тикшерү өчен җибәрелергә тиеш. Файлларның гомуми күләме 20 МБдан артмаска тиеш.
Электрон имза сертификатына пароль кертергә һәм «Расларга һәм җибәрергә» төймәсенә басарга.
«Хәбәрләр» бүлегендә декларациянең эшкәртелүен тикшерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев