Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыштан ямь-тәм табып яши белә

Өлкән яшьтә булса да, тик торырга яратмый Рәфига апа. «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дип, шөкерана кылып гомер итә.

 

Шушы көннәрдә Гаделша авылында гомер итүче олы хөрмәткә лаек тыл һәм хезмәт ветераны Рәфига Зәйнулла кызы Сөнгатуллиннага 90 яшь тулды.

Рәфига апа – уңган-булган, зыялы нәселдә үскән кеше. Әти-әниләре Фәһимә әби белән Зәйнулла бабай Шәйдуллиннар гаиләсе авылыбызда тәртипле, тыйнак гаилә булдылар. Тугыз балага гомер биргән кадерле әти белән әни булып 62 ел парлы гомер иттеләр. Нурулла, Рәхимә, Рәфига, Зөфәр, Фидаил, Наил, Дамир, Камил, Шамил – тугыз бөртек, тугыз шатлык булып дөньяга килгән балалар. Шулар арасыннан Рәфига апа белән Шамил абый гына исән-саулар, калганнары якты дөньялардан бакыйлыкка күчтеләр.

Рәфига апа гаиләдә өченче булып туган кыз бала.

Авылыбызның киң күңелле, җор телле, чибәр егете Сөләйман абый белән кавышып, 42 ел бер-берсен яратып, санлап гомер кичерделәр. «Акыллы кеше белән гомер иттем, Аллаһка шөкер», – дип сагынып, яратып искә ала Рәфига апа Сөләйман абыйны.

Әйе, Таһир белән Зөһрә кебек мәхәббәтле парлар булып яшәделәр алар. Рәфига апа бик уңган булды, тәмле ашап, матур яшәп, хәлләреннән килгәнчә кешеләргә ярдәм итеп, ике якның туганнарын кадерләп, хезмәт яратып, матур итеп икәү туйларда тамада булып, үрнәк гаилә булып гомер иттеләр.

Сөләйман абыйның кызык итеп, уенын-чынын бергә кушып сөйләүләрен кем генә хәтерләми икән?! Ул бит коеп куйган җитәкче иде, аңардагы оештыру сәләте сирәк кешедә генә булгандыр. Ул бик күп газета-журналлар укый иде. Телевизор, радиодан һәр яңалык белән хәбәрдар булып, дөнья белән бергә атлады. Ындыр табагында бригадир булып озак еллар эшләгәнен әле дә хәтерлим. Халыкны оештырып эшләтә белә иде бит ул. Подвалда бәрәңгене сортларга аерганда хатын-кызлар эшләп тора, Сөләйман абый оста диктор кебек юморга борып сөйләп тора... Яхшы психолог та иде ул. Нәрсә уйлаганыңны әйтеп бирә иде, валлаһи! Бөтен нәрсә белән кызыксына иде, шул арада хәлләреңне дә сорап алыр, киңәшен дә бирергә өлгерер иде. Без бала-чагаларны ничек эшләтә иде ул ындыр табагында. Башта эчләр катырлык кызыклар сөйләп көлдерә иде, аннан бар көчебезгә эшләгәнебезне сизми дә кала идек. Төптән уйлап бас тырып кына әйтеп кую лары уйланырга мәҗбүр итә иде, көне буе уйлап йөри идек нигә болай әйтте икән дип. Сагынабыз үзен, бик сагынабыз.

Иртә таңнан мәчет төзелешенә материал хәстәрен күрергә дип өйдән кузгалучы Сөләйман абыйны ашатып-эчереп юлга озатып калучы Рәфига апабыз булды, моны бар кеше дә белеп торды, әҗерләрен бир, йә Раббым!

Авыл уртасында нурлар сибеп утыручы иман йортыбыз «Сөләйман» мәчетен төзүдә башлап оештырып йөрүче дә Сөләйман абый иде. Һәр кеше намазы саен Сөләйман абый рухына дога кыла, изгелекләре хакына оҗмах кошы булса иде, Раббым! Мәчетебез гөрләп эшләп тора. Авылыбызның яше-карты, бала-чагаларына хәтле мәчетебездә мөгаллимнәребездән дәресләр ала. Гомер буена онытылмаслык савап эшләп калдырды Сөләйман абый. Гомере генә кыска булды. Әйе, 1995 елда авырап, Рәфига апаны калдырып китүенә дә инде 27 ел вакыт үткән. «Бер генә дә аны уйламаган, искә алмаган көнем юк, намазым саен дога кылам, урыннары җәннәттә булсын», – ди Рәфига апа.

Рәфига апа бик сабыр, тыйнак, күркәм холыклы авылдашыбыз. Кая гына эшләсә дә аны барыбыз да яраттык. Уникаль кеше ул. Картлар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә, бала-чагалар белән дә уртак тел таба белгән Рәфига апабыз ул. Хезмәт юлын авыл медпунктында санитарка булып башлый һәм анда – өч ел ярым, Тукай исемендәге колхозыбызда төрле эшләрдә – 16 ел, «бытовой»да кабул итүче булып 25 ел эшләде. 17 яшеннән хезмәт юлын башлаган кыз 44 ел буе туган авылында, авылдашлары арасында ихтирам казанып эшли һәм бүген дә аларга рәхмәтле булып яши. Аның хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяләде, 20 ел буена исеме, фоторәсеме Мактау тактасында торды. Күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары хезмәтенә бәя булып түр башында махсус папкада җыеп куелган урында тора.

Әнисе Фәһимә әбине дә тәрбияләде ул. Тирә-якка сибелеп яшәгән туганнарын барлап, хәлләрен белеп, аларга ярдәм итеп, киңәшләрен биреп

кадерле апа булып үзен яраттырып яши белә торган кеше ул Рәфига Зәйнулла кызы. Тәмле телле, матур гына, җайлы гына хәлеңә кереп сөйләшә белә торган туганыбыз бит ул.

Чистайда яшәүче бертуган энең Шамил абый белән Мөнирә апа гаиләсе, балалары, оныклары һәрдаим сине кайгыртып, синең сәламәтлегең өчен борчылып, ярдәм итеп, кадерләп яшиләр. Туганнарың күп синең. Түбән Кама, Пермь, Чистай, Чаллы, Казан шәһәрләреннән шалтыратып хәлләреңне белеп торалар. Барысы да туган җанлылар, апа дип өзелеп күчтәнәчләрен алып кайтып, сине сагынып, хөрмәт итеп яшиләр. Бәхетле кеше син, Рәфига апа. Нигезеңне матур итеп гөлгә күмеп яшисең. Бакчаң тулы алмагачлар алма бирә, алмаларын шатланып күршеләргә өләшәсең. Әлегә хәтле, яшең олы булса да, тик тормыйм, бераз хәрәкәт булсын, дип тавык-чебиләр асрыйсың. Уңган, тырыш, юмарт, киң күңелле апабыз син безнең, Рәфига апа. Тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, камил акыл, тулы зиһен, сәламәтлек юлдаш булсын сиңа!

 

Фәридә Гарифуллина: – Рәфига апа авылыбызнын хөрмәтле кешесе. Ул – озак еллар «бытовой»да эшләп, безгә – Советлар Союзы балаларына – матур-матур күлмәкләр, пальтолар тектереп кигергән, авыл халкын җылы киез итекләр, сырган фуфайкалар, юрган-матрацлар, караватлар белән тәэмин итеп торган, дегетле бушлат-фуфайкаларны юудан коткарып, чистартып кайтарган, туй-мәҗлесләрнең күрке булган, җор телле, шаян, һәрчак яшь күңелле Сөләйман абый белән сокланырлык гомер иткән, аны хөрмәтләп карап сонгы юлга озаткан күршебез. Рәфига апага алга таба да хәерле, сәламәтлекле, гамәл-гыйбадәтле гомер насыйп булсын!

 

Гүзәл Мусина, Гаделша авылы Мәдәният йорты методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев