Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышның кадерен беләләр

Тирә-юньдә тормыштан тәм табып, һәр туган көннең кадерен белеп яшәүчеләр байтак.

Шуларның берсе Дүрт Өйле авылында гомер итүче Фәридә апа һәм Рафаэль абый Шәрифуллиннар гаиләсе. 1982 елда кавышкан бу пар өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерә. Аларга күркәм тәрбия, ныклы белем бирә. Шулай ата-ананың һәркемне сокландырырлык итеп гомер итүе иң зур байлыктыр. Борчу-мәшәкатьләр, куанычлар белән кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып яшәүләренә 41 ел узып та киткән. Ә шул вакытта абынганда кул сузарлык, егылганда торгызырлык, ялгышканда төзәтерлек тормыш иптәшең булу — бик зур шатлык.

Шушы үткән елларда нинди чорлар гына булмаган. Хуҗалыкта озак еллар хезмәт иткән Фәридә апа белән Рафаэль абыйның гаилә корып яши башлаулары колхозның үсеш алган чорына туры килә. Гаилә башлыгы «Ярыш» колхозының алдынгы механизаторы, яшь килен Фәридә апа да савымчы булып җиң сызганып эшкә тотына. Ул елларда колхозларда эш тынгысыз булса да, яшьләр бирешми, барысына да җитешә.

Авылдашлары да кайсысына нинди ярдәм кирәк: хужалыкта булышыргамы, каз-үрдәк өмәсеме, гомумән, нинди генә эш булмасын, Фәридә апага мөрәҗәгать итә. «Нинди йомыш белән килсәң дә, 40 эшен 40 якка ташлап, ярдәмгә ашыга», — диләр аның турында.

Унике оныкның зур әнисе һәм зур әтисе булган, бүгенге көндә илебезнең тынычлыгын саклап, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы курку белмәс ир-егетебез, герой-авылдашыбыз Айрат Шәрифуллинның әти-әнисе Фәридә апа белән Рафаэль абыйга бәхетле картлык телибез. Дөньяларыбыз тынычланып, балаларыгыз-оныкларыгыз белән гөрләшеп, аларга олы терәк булып, куаныч-шатлыклар өстәп, бик күп еллар бергә-бергә яшәргә язсын сезгә, авылдашларым!

Әйе, ныклы гаилә — ил терәге. Хөкүмәтебез дә күп еллар үрнәк, тату яшәгән гаиләләрне хуплый бит. Һәр гаилә парлы, үрнәк булып яшәсен. Тормыш юлын үткәндә, матур сүзләрне бер-берегезгә әйтергә кыенсынмагыз.

Бәхет тели кеше, бәхет көтә,
Бәхет эзли балачактан ук.
Бәхет шул ул —
Картлык килгәч әйтә алсаң әгәр:
«Мин бәхетле!» –диеп шатланып.

Альбина Азат кызы Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев