Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары мәктәптә яңа фән кертелү сәбәпле, квалификацияне күтәрүнең практик курсларын үттеләр

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә «Тормыш иминлеге нигезләре» (ОБЖ) бетерелеп, «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) дәресләре кертелде.

Яңа уку елыннан яңа дәресләр бирә башлаган Тормыш иминлеге дәресләре (ОБЖ) укытучылары өчен укыту фәненең практик курсларын бирү үзенчәлекләре буенча квалификацияне күтәрү дәресләре оештырдылар.
Өйрәнүләр хәрби-патриотик эшләр һәм армиягә әзерләү үзәге булган «Ватан» үзәгендә башланды. Спорт залында Татарстанның берничә районыннан булган педагоглар җыелды.
— Хөрмәтле шәһәребез кунаклары һәм укытучылар, без сезне әлеге курсларда сәламләүгә бик шатбыз. Хакимиияттән һәм мәгариф идарәсе исеменнән сезгә уңышлар телибез! Сез яхшы нәтиҗәләр күрсәтерсез һәм программада күрсәтелгән бар мәгълүматларны алырсыз дип ышанабыз, — дип чарада катнашучыларны сәламләде мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова.
Өч көн дәвамында «Яшьләр арасында хәрби патриотик әзерлекне һәм патриотик тәрбияне үстерү үзәге» инструкторлары яңа фәнне өйрәтү буенча дәресләр үткәрделәр.
–Курслар үз эченә ут, тактик әзерлек, тактик медицина һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү буенча практик дәресләрне ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, педагоглар теоретик өлешне үзләштерделәр инде, — дип ачыклык кертә «Яшьләрне хәрби- спорт һәм патриотик тәрбия үстерү үзәге»нең АНО ДПО филиалы директоры Алексей Бламыков. — Без республикада курсларны тәмамлыйбыз инде, хәзер Казан коллегалары белән генә дәресләр үткәрәсе калды.

Мәктәп программасында яңа үзгәрешләр турында укытучылар да уңай фикердә. Элек Тормыш иминлеге дәресләре укыткан Фоат Сөнгатуллин да бу фәннең әһәмиятен билгеләп үтте.

–Мин моны күптән көткән идем инде. Үзем дә кайчандыр хәрби училищеда белем алдым, башлангыч хәрби белем бирү укытучысы булып эшләдем. Мин «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» фәне укучыларга бик кирәкле дип саныйм. Ул үз эченә хәрби әзерлек элементлары белән булган модульне ала. Без укучыларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә, аларны көндәлек эшләргә генә түгел, илебезне сакларга да әзерләргә тиешбез. Алар бигрәк тә бүгенге катлаулы заманда хәрби әзерлек күнекмәләрен белергә тиешләр, — диде Фоат Җәүдәт улы.

«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре»дәресендә укучыларның практикасы күп булачак. Аларга корал белән ничек идарә итәргә, беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә кирәклеге хакында сөйләячәкләр. Канны ничек туктатырга, үзеңә, иптәшләреңә ничек ярдәм итәргә кирәклеген дә өйрәтәчәкләр. Шулай ук укучылар пилотсыз очу техникасы белән идарә итү күнекмәләренә дә өйрәнәчәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев