Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш ямен белеп яшәүче

Бер кешенең дә язмышы икенче кеше язмышын кабатламый. Һәр кешенең үз бәхете, үз язмышы, үз юлы. Ә тормыш юлын ничек үтүе кешенең үзеннән торадыр. Аның юллары күп: озын, кыска, сикәлтәле, упкынлы, чокырлы. Кемдер шул тормышын мәгънәле, кирәкле гамәлләргә багышласа, кемдер тормыш кадерен белми.

Дүрт ягы сау-сәламәт булган кеше дә, тормышның җиңел юлларын гына эзләп, упкынга төшүе бар.
Минем язмамның төп герое — Татар Ялтаны авылында яшәүче Нуруллин Рәмзис Рәис улы.
Төпчек бала булып дөньяга килеп шаулап-гөрләп яшәп ятканда Рәмзис абый бәхетсез­леккә очрады. Язмыш аны гарипләр арбасына утыртты. Аның башыннан үткәннәрне, үзе дә, якыннары гына белә: шифаханә, күп тапкырлы операция, тернәкләндерү чаралары…
Ләкин Рәмзис абый бирешми, яшим дип яши. Бер карасаң, Рәмзис абый машинада (үзенә җай­лаш­­тырылган), икенче карасаң, җәен капка, бакча тирәләреннән печән чаба, койма тота, чүкеч белән аны-моны кага. Шуңа күрә аңа «Әрсез» кушаматы тагылгандыр да әле.
Ә менә кичләрен гармунын алып матур көйләр сузып җибәрүче безнең авылда икәү генә. Берсе Рәшит абый Минабетдинов булса, берсе Рәмзис абый.
Без, туганнар, еш кына аның янына җыелышып киләбез. Ул һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, әнисе белән чәй өстәле әзерли.
2 декабрь көнне Рәмзис абый 50 яшьлек юбилеен билге­ләп үтте. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, ихтыяр көченең шундый көчле булып калуын телим.
Ләлә Мәзгүтова, Татар Ялтаны авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев