Төрле яшьтәге чистайлылар «Татарстан кроссы – 2023» ярышында катнаштылар
...
Модульле чаңгы базасы территориясендә физик әзерлекләрен тикшерергә теләүчеләр җыелды. Чистайлылар «Татарстан кроссы – 2023» йөгерү буенча массакүләм ярышларда катнаштылар. Безнең шәһәрдә ул ел саен үткәрелә.
– Бөтен ил буенча, шул исәптән бездә дә, мондый ярышлар уза. Шунысы мөһим, ел саен катнашучылар саны арта бара. Бүген әлеге чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең барысына да рәхмәт. Барыгыз да югары нәтиҗәләр күрсәтерсез дип ышанам, – дип билгеләп үтте «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хамматов. – Спорт – сәламәтлекнең нигезе!
Ярышларда катнашучыларга көч өстәргә гер спорты буенча дөнья чемпионнары Екатерина Бурмакина һәм Анастасия Пузанкова да килде. Алар барысына да спорт рухы теләделәр һәм җиңүгә рухландырдылар.
– Спорт – характерны ныгыта һәм күп ишекләрне ача. Берәр нәрсәгә бары тырышып эшләү ярдәмендә генә ирешеп була. Бәлки, кемдер бүген тормышындагы иң дөрес карарларның берсен кабул итәр – үз тормышын спорт белән бәйләр, – диде Екатерина Бурмакина.
Ярышлар 9 сәгатьтә башланды. Катнашучыларга 2 километр аралыкны үтәргә туры килде. Инвалидлар һәм хатын-кыз-ветераннар өчен бу аралык 800 метр тәшкил итте.
800 метр аралыкны беренче булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үтте. Алар үзләренә бирелгән дистанцияне тиз һәм ышанычлы үттеләр.
Җиденче сыйныф укучысы Рәсилә Кашапова да йөгерүдә катнашты һәм 1нче урынны алды!
– Миңа кроссның ничек узуы кызыклы тоелды, шуңа күрә катнашырга булдым, – дип уртаклашты Рәсилә. – Беренче урынны алу авыр булмады, мин барысын да җиңел узып киттем. Ярыш ошады, киләчәктә кабат катнашырга теләр идем.
Ветераннар куелган бурычны бераз акрынрак башкардылар, шуңа да карамастан, һәркем үз нәтиҗәсеннән канәгать калды.
Ир-ат ветераннар арасында беренче урынны 2нче номерлы гимназиянең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Фоат Сөнгатуллин алды.
Аның мондый чарада беренче генә катнашуы түгел.
– Тәэсирләр һава торышы кебек үк яхшы, – дип уртаклашты укытучы. – Мин беренче урынны алырга теләдем һәм тырышлыгым ярдәмендә моңа ирештем дә. Мондый ярышларда һәрвакыт катнашачакмын. Хәрәкәттә – бәрәкәт.
Ярышларда шулай ук спортчылар, мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф учреждениеләре укытучылары, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Кросста җиңүчеләрнең исемлеген «Чистай хәбәрләре» газетасының якындагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев