Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Төрле диннәр, уртак тартылу: православие руханилары һәм имамнар дингә килгән юллары турында сөйләделәр

Дин әһелләренең үз дини юллары турында биш кыска һәм эчкерсез сөйләве — биш язмыш. Без аларны яшьләренә карап урнаштырдык, чөнки бу үлчәп була һәм кеше тормышында котылгысыз чагылыш таба торган әйбер. Гәрчә бу төрле кешеләрнең, православиелеләр һәм мөселманнарның бер-берсенә бәйсез сөйләве булса да, аларның охшашлыклары күп булуына гаҗәпләнергә һәм сөенергә мөмкин.

Аллаһка 50 яшендә якынайган Иеромонах Герман (Карсаков), 82 яшь, Кече Талкыш авылының Изге Троица чиркәве башлыгы:
— Гомеремдә дә поп булырмын дип уйламаган идем. Мин Аллаһка 50 яшьтә генә килдем. Бәлки, иртәрәктер дә, чөнки мин бу тормыш белән бөтенләй килешми идем.
Әнием тирән динле кеше иде дип әйтеп булмый, ләкин Аллаһка ышана иде. Без Чулман артында, Стекольное авылында яшәдек. Хәзер бу авыл юк инде. Пасхада әни мине чанага утыртып Чистай чиркәвенә гыйбадәткә алып барырга тырыша иде. Кайчагында анда барганда кар өстеннән барасың, ә кире кайтканда боз өстенә су чыккан була иде. Шунысы хәтердә калган, ул мине чиркәү болдырына утырта иде дә: «Син, улым, монда утырып тор, атакай килгәч, сиңа нәрсәдер сөйләр, син бары тик „гөнаһлы мин“ дип кенә җавап бир», — дип әйтә торган иде. Аннары, чиркәүгә килгәч, мин бу Богородицкий чиркәвендә болдырда хезмәт иттем.


Мин лейтенант идем, сәламәтлегем торышы буенча мине Казанга, Ленин районы хәрби комиссариатына күчерделәр. Аннары мин шунда ук поп булып хезмәт иттем! Мин лейтенант булган шул ук кабинетта алтарь ясалды…
Заводта, хәрби училищеда, армиядә — мин һәрвакыт дөрес яшәмәвебезне күрдем. Бер нәрсә сөйлибез, ә икенчесен эшлибез. Бу минем ачуымны китерә иде. Мин барысына да тыкшындым. Трамвайга барам — анда малайлар шаяра, мин кисәтү ясамыйча үтеп китә алмадым. Күңелем һәрвакыт каядыр китәргә ашкынды, аулакта калырга теләдем. Мин ничек хезмәт иттем? Әгәр нәрсәгә дә булса тотынсам, җиренә җиткермичә ташлый алмыйм, ахырына кадәр эшләп бетерәм. Менә хәзер дә инде хәл юк, ә миңа әйттеләр: «Әйдә, без сиңа җылы чиркәү ясыйбыз». Бу бит күпме мәшәкать… Әмма риза булдым. Белмим, моннан нәрсә килеп чыгар. Хәзер тәрәзәләр алып киләләр, аларны бушатырга да кеше юк.
Хәрби комиссариатта хезмәтемне, 26нчы елымны тәмамладым да, үз-үземә: «Булды, Ватаныма кайтып китәм», — дидем. Чистайга кайттым. Менә хәзер яши башлармын дип уйладым. Ләкин бернәрсәдән дә канәгатьлек таба алмадым. Бервакыт чиркәүгә килдем. Монастырьга китәсем килә, дип әйттем. Ә миңа: безгә кил, диләр. Һәм мине алтарник итеп куйдылар. Миңа 52 яшь иде. Мин шундый сөендем! Иртәнге сәгать дүрттә торып, җәяү дүрт километр юл үтә, туңып бетә идем. Алты-җиде ай эшләдем — мине дьяконлыкка алдылар.
Балалар да чиркәүгә йөри башладылар. Әле дә улым гаиләсе белән чиркәүгә йөри. Ә хатыным шатлыгыннан хәтта елый иде. Алар бит минем нинди булганымны һәм нинди кешегә әйләнгәнемне беләләр. Элек кайда булганмын дип кенә үкенәм.
Руханига үзен тулысынча Аллаһка багышларга, башка бернәрсә турында да уйламаска кирәк. Бары тик Аллаһы Тәгалә, гыйбадәт һәм кеше турында гына уйларга. Мин элек барысына да өлгерә идем һәм монда барысын да кабул итә идем… Ә хәзер олыгайдым, мин берни дә эшли алмыйм. Авырулар мине тәмам хәлдән тайдырды. Сиксәнгә хәтле әле ярыйсы, ә сиксәннән соң яшь үзенекен итә.

Вакытлыча билгеләнүе гомерлек хезмәтенә әверелә
Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, 47 яшь, Чистай районы имам-мөхтәсибе, «Нур» мәчете имам-хатыйбы:
— Минем бөтен тормышым, уянганнан алып йокыга киткәнгә кадәр, мәчеткә, Аллаһы Тәгаләгә, халыкка хезмәт итүдә уза. Мулла, имам –намаз укучы гына түгел. Аңа мөрәҗәгать иткән кешеләр өчен — ул психолог та, иптәш тә. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә катнаша һәм һәрвакыт халык белән булырга тиеш, ул бүлмәдә бикләнеп, бу миңа кагылмый дип уйлый алмый. ТР мөселманнары Диния нәзарәте уставы бар, анда имамның нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеге язылган, әмма уставтан тыш та эшләргә туры килә. Мәсәлән, олы яшьтәге кеше бакча казырга кирәк дип мөрәҗәгать итә. Ярдәм итәргә кирәк. Безнең моның өчен яшь егетләребез, волонтерлар бар. Башка эшләр дә булырга мөмкин. Шулай булгач, минем эш — ул, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә һәм халыкка хезмәт итү.


Миңа балачактан ук гарәп язуы, ислам мәдәнияте ошый иде. Аңа мәхәббәтне миңа әбием сеңдерде, моңа тартылуымны күрде, догалар өйрәтте. Ун яшемдә гарәпчә укырга өйрәндем. Миңа моның күп кешеләр өчен ирешә алмаслык булуы, ә минем укый алуым ошый иде. Мин Мәскәүдә, ислам көллиятендә укыдым. Әмма ул елларда имам булырга җыенмый идем, күбрәк хәләл бизнес белән кызыксындым һәм аны үстердем. Шулай килеп чыкты, шәһәр аксакаллары минем «Нур» мәчетендә вакытлыча имам булып торуымны сорадылар. Ярты елга исәпләнгән хезмәт унҗиде елга сузылды. Һәм мин бу эш белән яшим. Башка кешеләр сигездән бишкә кадәр эшли дә — мине борчымагыз дип әйтә… Әмма хәзрәтләрнең эш графигы нормага салынмаган. Сине төнге бердә уяттылар — барырга кирәк. Син солдат. Һәм синдә энтузиазм, эшеңне яратып башкару булырга тиеш.
Яшьләргә һәм балаларыма мин һәрвакыт: үзеңә, Аллаһы Тәгаләгә, кешеләргә карата намуслы булырга кирәк дип әйтәм. Бу мөселманнар өчен генә түгел, гомумән, барлык кешеләр өчен дә мөһим. Ул чагында бөтен ишекләр ачылачак. Мин моны үземдә сынадым. Теләсә нинди ялган бумеранг булып үзеңә кире кайта. Икенчесе: вакыт безгә каршы, үткән вакытны без кире кайтара алмыйбыз. Шуңа күрә вакытның кадерен белергә кирәк. «Иртәгә эшләрмен», «мин әле яшь» — дип уйламаска, булган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Минем елга буйлап йөзүче, көче беткән кешене мисалга китерәсем килә, ул Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый һәм Аллаһы аңа бүрәнә, аннары көймә җибәрә. Ләкин кеше бу бүрәнәгә ябышмый, көймәгә утырмый, ә ниндидер башка ярдәм көтә. Ә аннары баткан вакытта Аллаһыга ялвардым, ә ярдәм булмады дип шелтә белдерә… Шулай булгач, вакытның кадерен белергә, тиз һәм адекват фикер йөртергә кирәк. Тагын үз сәламәтлегеңне саклау, спорт белән шөгыльләнү зарур. Ә юллар — ачыла. Аллаһы Тәгалә тырышлыгыбызга карата әҗерен бирә.

Аллаһыны биеклектә тапкан промальпинист
Иеромонах Силуан (Касыймов), 34 яшь, Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә храмның архиерейлар йорты настоятеле:
— Минем әти-әнием — совет кешеләре, агрономнар. Совет чоры үзенчә гаҗәп, ләкин ул кешегә динне алыштыра алмаган. Җирдә күкләр патшалыгын төзеп булмый. Табигате буенча җан барлык киртәләр аша Аллаһыга омтыла. Юк-юкта, күңел тынычлыгын югалтабыз.
Инҗилне беренче тапкыр укыганым истә, бу ниндидер үзенчәлекле тойгы иде. Мин Аллаһы Тәгаләнең безне бик яхшы белүен һәм безгә ярдәм итүен аңладым. Мин гади догама җавап итеп ярдәм алгач, минем өчен бу зур һәм ихлас борылыш булды. Әле чукындырылмаган вакытта, 9нчы сыйныфта, мин өч көн ураза тоттым, моны эшләргә бик теләдем. Ул чагында инде мин моның Аллаһы Тәгалә хакына хезмәт икәнен күңелемнән аңладым.


Саратовта укыганда мин сәнәгать альпинизмы белән шөгыльләндем. Бу кызык та, куркыныч та иде, чөнки биеклектән курка идем. Анда, биеклектә, үзем генә булганда, мин еш кына догалар укый башладым. Гыйбадәтханәгә йөрдем, нәрсәдер укыдым, үзем өчен нәрсәдер ачтым. Чукындыру алдыннан поп минем белән сөйләшкәндә, нинди догалар белүемне сорады. Һәм мин 90нчы псалом беләм, дип җавап бирдем. Пластик иконадагы бу доганы миңа кайчандыр әбием бүләк иткән иде. «Димәк, сиңа чукынырга вакыт җиткән инде!», — диде ул.
Чиркәүдә мин ул вакытта игумен булган кешене очраттым, ә хәзер ул Чистай һәм Түбән Кама архиепискобы Пахомий. Ул минем өчен остазга әверелде. Мин гыйбадәт кылуны өйрәнә башладым, аның руханидан гына түгел, гади кешеләрдән дә торганын аңладым: кемдер җырлый, кемдер укый, кемдер алтарьда ярдәм итә белә. Мин буш вакытымны гыйбадәтханәдә үткәрдем, иподьякон булдым, семинариядә укыдым. Гыйбадәтләрдә ярдәм итеп, үзем өчен кешеләр белән тере аралашу ачтым. Һәм бу миңа һаман да ярдәм итә.
Монах — ул барыннан да элек ялгыз яшәүче. Минем өчен максатым аңлаешлы иде: җанны коткару. Һәм нәрсәдәндер баш тарту җиңел булды. Ләкин чүлгә, мәгарәләргә киткән картлар да озак ялгыз калмаган. Аллаһы Тәгалә алар янына кешеләр алып килгән.
Чиркәү — бүрәнәдә түгел, чиркәү — кабыргада, дигән әйтем бар. Кешеләрне, аларны берләштергән динне күрү, сиңа килгән кешенең кайгысын уртаклашу, аның шатлыгын күрү, юату, ярдәмче булу бик мөһим… Әмма моның өчен һәрвакытта да кешенең көче җитми, бу Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бара.
Җидедән уникегә кадәр, гыйбадәт барганда гына диндар кеше булырга ярамый. Бу — хезмәт итү. Сине төнлә уят — син, табиб, коткаручы кебек, рухани буласың. Бу хезмәт законнарын үтәү түгел — бу бурыч. Кайчак көч тә, теләк тә булмый, арыйсың… Чиркәүгә килгәч, теләк барлыкка килә. Анда баргач, җитмешәр яшьлек әбиләрне күрәсең дә, аларның сине күрергә шат булуын тоясың һәм: «Ә син, ялкау, барырга теләмәгән идең!» — дип оялып та куясың. Шулай булгач, бу үз-үзең өстендә даими эшләү, үзеңне Аллаһы Тәгалә янында даими тою… Без — бу зур организмның бер өлеше генә, анда Христос үзе баш.

Армиядән — семинариягә
Иерей Тимофей Маташов, 34 яшь, Изге Сергий Радонежскийның гыйбадәт йорты рухание:
— Минем гаиләдә барысы да хәрби хезмәткәрләр иде. Бервакыт әбием бик җитди авырап китте, хәтта хәрби табиблар да аңа озак яшәргә калмаганлыгын әйттеләр, бөтен өмет Аллаһы Тәгаләдә иде. Шуннан беренче очкын чыкты да инде. Без гыйбадәт кылырга йөри башладык. Минем абыем мәктәпне тәмамлап, хәрби очучыга укырга тели иде. Ләкин хәзер аның планнары үзгәрде һәм ул дини семинариягә укырга керде. Мин дә 9нчы сыйныфтан соң дини өлкәнең Аллаһыга да, кешеләргә дә хезмәт итәргә һәм үзең булып калырга мөмкин булган өлкә булуын аңладым. Башта армиягә, аннары семинариягә барырга дигән карар кабул иттем. Әгәр Аллаһы Тәгалә мине кабул итсә, мин аңа хезмәт итәчәкмен. Академик отпуск алган вакытым да булды, хәтта кире кайтмаска да мөмкин идем, әмма Инҗилдә: «Сез мине сайламадыгыз, мин сезне үзем сайладым», — дип язылган. Әгәр мине Аллаһы Тәгалә сайлап алса, моннан беркая да китмәячәкмен, дип уйладым. Һәм мин проблемаларны хәл итә алдым, семинариядә торгызылдым һәм тагын да аңлырак рәвештә, кайнар йөрәк белән дини бурычларны үтәргә керештем.


Рухани булырга теләгән яшьләргә мин ашыкмаска һәм дөнья рухын тою өчен, гади тормыш белән яшәргә, кирәк булса, көрәк белән эшләргә киңәш итәр идем. Чөнки әгәр рухани яшь булса һәм бу планда тәҗрибәсе булмаса, әгәр аның янына әнисе яки әтисе яшендәге кеше килсә һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итсә, ул аңа киңәш бирә алмаячак. Шуңа күрә мин аларны тормыш мәктәбен — армияне, дөньяви һөнәрләрдә хезмәт итүне үтәргә чакырам. Армиядән соң мин семинариядә генә түгел, педагогика көллиятендә дә укыдым, инкассациядә, заводта эшләдем…
Руханины кешеләр «йотарга» тиеш, ул кешеләргә бирелергә тиеш. Чөнки алар — Аллаһы Тәгаләнең халкы һәм син кемгәдер эш белән, кемнедер тыңлап кына да ярдәм итәргә тиеш. Бу һөнәр түгел, ә гыйбадәт. Заводтагы кебек, график буенча эшләсәң, син я китәсең, я сүнәсең. Ә моның белән янарга кирәк.
Мин өйләнгән, минем балаларым бар. Хатыным минем өчен бик яхшы тыл. Ул миндә эшли, ләкин беләм: кич белән өйгә кайтачакмын, анда кичке аш әзер булачак, кием-салым юылган, мәктәптән балалар каршы алынган… Гаилә минем өчен бик мөһим, Аллаһка хезмәт иткәннән соң — гаилә.
Минем әбием әле дә исән. Авыру аз гына чигенде, әмма мондый авырулар белән кешеләр, гомумән, озак яшәми. Шулай булгач, бу авыру нәрсәгәдер китерде. Әгәр тормышта ниндидер начар хәл була икән — бу Аллаһы Тәгалә сине яратмый һәм җәзаларга тели дигән сүз түгел. Ул, бәлки, шушы хәлләр аша сине нәрсәгәдер этәрергә: күзаллауны үзгәртергә, яңа кешеләрне очратырга ярдәм итәргә телидер.

Гыйбадәтне үз миссиясе итеп кабул иткән
Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин, 30 яшь, «Иман» мәчете имам-хатыйбы:
— Мин үз эшемне тормышымның максаты итеп кабул итәм, чөнки кеше җаваплылыгының берсе: хакыйкатьне белү һәм аны бүтән кешеләргә җиткерергә тырышу. Шул рәвешле кешеләрнең йөрәкләрен, җаннарын саклап калу.


Мин дини гаиләдә туып-үстем: әнием ягыннан әбием намаз укый, әтием ягыннан әбием гарәп телен белә иде һәм миңа ике-өч яшь булганда ук төрле сүзләр өйрәтте. Мин балачактан ук Нариманов урамындагы Кызыл мәчет янында яшәдем һәм анда оештырылган җәйге лагерьларга йөрдем. Балачактан ук укырга ярата идем, әбиемнең дини китаплары бар иде һәм мин аларны аңлап укырга тырыштым. Ләкин ул вакытта минем мулла һәм хәзрәт булу максатым юк иде. Мин инглиз теле укытучысы була ала идем: 6нчы сыйныфтан соң инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган Казан лицеенда укыдым, аннары Төркиядә инглиз телен өйрәнүне дәвам иттем. Әмма Төркиядә 2016 елда дәүләт борылышы булгач, сәяси тотрыксызлык барлыкка килде, уку йортлары ябылды, мин Россиягә, Чистайга кайттым. Мәчеттә булыштым. Мине имам-мөхтәсибебез Мөхәммәд хәзрәт күреп алды һәм шәһәребезнең мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе булырга тәкъдим итте. Һәм мин анда эшләгәндә «Иман» мәчетендә хәзрәт вазифасы ачылды. Миңа бу вазифаны тәкъдим иттеләр. Ул вакытта минем академик белемем юк иде һәм мин читтән торып Казан ислам университетына шәригать факультетына укырга кердем. Укыдым һәм эшләдем. Димәк, балачактан ук имам, мулла булырга теләгем булмаган, әмма Аллаһы Тәгалә миңа шушы юлны ачкан. Миндә балачактан ук Аллаһы Тәгаләгә балаларча ышану булды, ә аннары ул аңлы ышануга әверелде. Һәм мин хәзер бу хезмәтне үз урыным һәм миссиям итеп кабул итәм.
Тәрбия мәсьәләсендә шундый гарәп кагыйдәсе бар: кешелеклелек динлелектән алда йөри. Димәк, кешегә динне аңлатканчы ук, анда кешелеклелек нигезен салырга кирәк. Сабый башка балаларга аларны расасы, милләте, дине буенча аермыйча, йөрәге аша карый. Ул кешеләрне яхшы яки яманга, мәрхәмәтле яки мәрхәмәтсезгә бүлә. Менә бу кешелеклелек. Аны сакларга да, ачарга да кирәк. Югыйсә, кешелеклелек булмыйча торып, дини белем бирсәң — рәхимсез һәм куркыныч әйберләр килеп чыгарга мөмкин. Кешелеклелек белән беррәттән, без кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә ышаныч җиткерәбез. Бу нигез.

Татьяна Шабаева әңгәмә корды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев