Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Торак өчен көрәш: тыл хезмәтчәне уңайлы шартлар турында хыяллана

Хәзерге вакытта Рәмзия Нуретдинова уңайлыклары булмаган йортта яши.

Февраль башында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны турында мәгълүмат барлыкка килде.

Гомумроссия халык фронты сайтында хәбәр итүләренчә, Рәмзия Нуретдинова яши торган йорт начар хәлдә. Хатын-кыз Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә йорт эчендә бәдрәф урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Сугыш башланганда Рәмзия апага нибары 12 яшь була. Шул вакытта ук ул өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында эшләгән. Рәмзия апа тыл хезмәтчәне генә түгел, ә хезмәт ветераны да, 35 ел буе сәгать заводында фрезерчы булып эшләгән.

Олы яшьтәге тыл хезмәтчәне ни өчен шундый шартларда яшәргә мәҗбүр? Җирле хакимият тарафыннан ул нинди дә булса ярдәмгә дәгъва итә аламы? Бу хәлгә ачыклык кертү өчен без пенсионер ханым янына бардык.

Ул ялгыз түгел, ә опекун кызы Роза Нуретдинова белән бергә яши икән. Нәкъ менә ул президентка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән дә.

– Ике ел элек мин социаль яклау бүлегенә бәдрәф кую үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Миңа андый мөмкинлекләребез юк, дип җавап бирделәр. Мин президент белән туры элемтәгә шалтыратырга мәҗбүр булдым, чөнки әнием – Бөек Ватан сугышы ветераны (тыл хезмәтчәне), хезмәт ветераны, аның бүләкләре бик күп. Ул яхшырак шартларда яшәргә лаек дип уйлыйм, – ди Роза Нуретдинова.

Рәмзия Нуретдинова кызы белән яши торган йорт 1957 елда төзелгән. Ире 24 ел элек вафат булган. Берничә елдан соң ике улы да бакыйлыкка күчкән. Ир-ат кулыннан башка йорт еллар узу белән туза башлаган. Ветеранның кызы сүзләренә караганда, ир туганнары вафатыннан соң, йортта бер тапкыр да ремонт ясалмаган.

– Йортта ир-атлар юк һәм ул хәзер тузган хәлдә. Әни пенсия алса да, мин үзем дә лаеклы ялда, әмма бу акчага бөтен йортны ремонтлап булмый. Барысы да җимерелә, өйдә бик салкын, – дип зарлана Роза Нуретдинова.

Хәлне өйрәнеп, җирле хакимият проблеманы хәл итүнең берничә юлын тәкъдим итте.

– Ни кызганыч, законнарда тыл хезмәтчәннәре өчен торак шартларны яхшырту буенча ярдәм чаралары каралмаган. Әмма без гаиләгә ярдәм итәчәкбез. Кызы белән килешкәнчә, башта урамга вакытлыча бәдрәф куябыз. Ә язын, җир казу эшләренә тотынырга мөмкин булгач, юынтык сулар өчен чокыр казытачакбыз, чөнки биредә үзәк канализация юк. Санузел да өйдә булачак. Хәзер торак бүлеге белән берлектә әлеге йортны яшәү өчен яраксыз дип тану мәсьәләсе хәл ителә. Әмма анда да закон нормалары бар. Барысы да килеп чыкса, ветеранга торак биреләчәк, – дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова.

Әлеге торакның тузу проценты һәм законнарда билгеләнгән башка нормаларны комиссия тикшерәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Торак кодексының 49нчы маддәсе, 2нче өлеше нигезләмәләре нигезендә, муниципаль торак фондыннан социаль наем килешүләре буенча торак бирү хокукы гражданнарда социаль наем килешүләре буенча бирелә торган торак аларны мохтаҗлар буларак кына түгел, ә аз керемлеләр дип тану шарты белән дә барлыкка килә.

Ветеранның опекуны буларак, Роза Нуретдиновага шулай ук арендалы торакта яшәү вариантын карарга тәкъдим иттеләр, анда барлык уңайлыклар да бар, әмма аннан ул баш тарткан.

Тыл хезмәтчәненең ни өчен мондый хәлгә калганын күзәтчелек органнары да тикшерде. Пенсионер ханым янына прокурор урынбасары Наталья Олюшкина да барды. Ул фатир хуҗасы белән сөйләште, аның яшәү шартлары белән танышты һәм йортны карауда катнашты.

– Ветеран (тыл хезмәтчәне) яши торган шәхси йортның 1957 елда төзелүе, карап торышка тузган булуы, агымдагы ремонт үткәрелмәве ачыкланды. Торак бинада канализация һәм санузел юк. Пенсионер ханым үзе мөстәкыйль йөри алмый, аңа караучы кирәк. Район башкарма комитеты карары нигезендә, өлкән яшьтәге ханымның опекуны итеп аның кызы билгеләнде. Тикшерү күрсәткәнчә, районның опека бүлеге опекунның үз вазифаларын тиешенчә үтәлүен контрольдә тотмаган, узган ике ел эчендә пенсионерның яшәү шартларын

тикшермәгән. Ачыкланган бозуларны бетерү һәм алга таба аларны булдырмау максатыннан, шәһәр прокуратурасы Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә күрсәтмә чыгарды, – дип сөйләде шәһәр прокуроры урынбасары Наталья Олюшкина.

Наталья Евгеньевна билгеләп үткәнчә, тиешле тәртиптә йорт яшәү өчен яраксыз дип табылмаган, билгеләнгән тәртиптә тикшерү үткәрелмәгән, җирле үзидарә органнарына хуҗабикә үзе дә, кызы да мөстәкыйль мөрәҗәгать итмәгәннәр, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак ул исәптә тормый. Шуңа бәйле рәвештә опекунга торак йортны яшәү өчен яраксыз дип тануга комиссия тикшерүе үткәрү өчен җирле үзидарә органнарына гариза бирүдә ярдәм күрсәтелгән.

Бүгенге көндә ветеранның ишегалдында агач бәдрәф куелган. Язын җылыту системасын ремонтлау һәм торак йорт эчендә санузел урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган. Өлкән яшьтәге ханым белән хәл прокурорның шәхси контроленә алынды.

 

Белешмә

Дәүләт хисабына бушлай торак алу хокукына түбәндәге категория гражданнары ия:

– Бөек Ватан сугышы инвалидлары;

– Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

– 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр ким дигәндә алты ай хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләр;

– камалышта калган Ленинградта һәм Севастопольдә яшәүчеләр;

– һәлак (вафат) булган Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның гаилә әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев