Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тонометрларны төгәллеккә сынадылар

Көннең беренче яртысында инженерлар кулыннан 50 гә якын тонометр үтте, аларның 10 процентына якыны яраксыз дип табылды

 

Үзләренең тонометрларын төгәллеккә сынау бәхете чистайлыларга беренче тапкыр эләкте. Моңа «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» бөтенроссия акциясе ярдәм итте. Ул Росстандартның Федераль агентлыгы тарафыннан оештырылды.

Чистай үзәк дәваханәсе поликлиникасына бу көнне чистайлылар табиб кабул итүенә генә түгел, ә кан басымын үлчәүче тонометрларның дөреслеген тикшерү өчен метрология үзәге белгечләре янына да килделәр. Үзләренең приборларының дөреслеген белергә теләүчеләр шактый иде: көннең беренче яртысында гына да инженерлар кулыннан 50дән артык тонометр үтте.

Пенсионер Мансур Белаев беренче­ләрдән булып белгечләр янына үзенең тонометрын күрсәтергә килде. Аңа барысын да яхшылап нәрсәгә игътибарны юнәлтергә кирәклеген аңлаттылар.

– Минеке дөрес эшли, төзек булып чыкты. Барысы да яхшы эшли, манжетын гына алыштырырга кирәк, – дип ул кабинеттан бик канәгать чыкты.

Процедура үткәрү өчен артериаль кан басымын һәм кешенең пульсын имитацияләүче махсус аппарат кулланыла. Аппаратка билгеле параметрлар бирелә, алар тикшерелүче тонометр күрсәткән нәтиҗәләр белән чагыштырыла. Төгәл эшләүче тонометрларга белгечләр тикшерү вакытын күрсәтеп «Мин төгәл» дигән стикер куйдылар.

Анастасия Меньшикова тонометрында азрак төгәлсезлек табылды. Ул автоматикага күнекмәвен әйтә, шуңа күрә механик тонометрдан файдалана.

– Минем күптәнге иске аппарат, ниндидән генә файдаланып карасам да, мин бары аңа гына ышанам. Заманча приборлар да ялгышлык күрсәтә яки саннары һәрвакыт төрлечә чыга. Радио буенча тонометрларны тикшерүләрен ишеттем дә, иске ярдәмчемне алып килдем әле. Мин аның бөтенләй үк төгәл түгеллеген чамалый идем инде, хәзер күпмегә ялгышуын белдем, – ди Анастасия Михайловна.

Механик приборларның азрак ялгышуы рөхсәт ителә диләр инженерлар. Үзәк белгечләре әлеге ханымга күрсәткечләр турында нәтиҗә биреп кенә калмадылар, аның төгәлсезлекләрен бетерү буенча киңәшләр дә бирделәр. Шулай ук күп очракларда тонометрның дөрес булмаган күрсәткечләре аны дөрес кулланмаудан да килеп чыгуы хакында сөйләделәр.

– Манжетны инструкциядә күрсәтел­гән барлык кагыйдәләр буенча кияргә кирәк. Әгәр дә болай эшләмәсәң, тонометр үлчәүдә хата барлыгын күрсәтә, хәтта дөрес булмаган нәтиҗәләр күрсәтеп, кешенең сәлмәтлеге турында ялгыш фикер тудырырга мөмкин, – ди стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар төбәк үзәгенең Чистай филиалы начальнигы Артур Сабитов.

 

Моны белү мөһим

Манжет терсәк чокырыннан 1-2 сантиметр өстә булырга һәм тәнгә тыгыз ятып торырга тиеш.

 

Метрологлар катнашучыларга кан басымын ничек итеп дөрес үлчәү турында белешмәлекләр дә тараттылар. Анда иң элек тынычланып 5-10 минут утырырга кирәклеге, процедура алдыннан составында кофеин булган эчемлекләр кулланмаска һәм тәмәке тартмаска кирәклеге хакында искәртелә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тоно­метр­ларның 10 процентка якыны куллану өчен яраксыз дип табылды. Чистай үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Фәрит Гомәров пациентларны, аеруча кан басымы югары булучыларны, үзләренең аппаратларының дөреслеген тикшереп торырга чакырды. Кан басымын дөрес үлчәү йөрәк-кан тамырлары авыруларының катлаулану очракларын киметергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев