Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«ТНВның алтын воланы»

«Лидер» спорт комплексында узган республика ярышларында иң көчле бадминтончыларны ачыкладылар.

Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән спортчылар бадминтон буенча «ТНВның алтын воланы» турнирында катнашу өчен Чистайга килделәр. Бу ярышлар икенче ел рәттән үткәрелә.

Турнир «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте бүләкләренә үткәрелә.

– Быел ярышларга үз спортчыларын күбрәк районнар җибәрделәр, бу искиткеч күренеш. Турнирда «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең яшь активистлары катнаша. Бу яшьләребезне активлаштыруның, җәмәгатьчелек эшенә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер формасы. Без Чистай районына икенче ел рәттән безне киң колач белән кабул итүе өчен бик рәхмәтлебез. Киләсе елларда да бу ярышлар дәвам итәр дип өметләнәбез, – диде ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.

Турнирда катнашучыларга һәм кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты, Ф.Г. Вәлиев исемендәге бадминтон буенча олимпия резервлы республика спорт мәктәбе директоры Павел Фомин сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Ярышларга төрле дәрәҗәдәге турнирларда, шул исәптән Олимпия уеннарында югары нәтиҗәләргә ирешкән титуллы бадминтончылар да килде. Ярышлар башланыр алдыннан алар мастер-класс күрсәттеләр. Алар арасында Чистай егете Иван Гущин да бар иде. Ул бадминтон буенча спорт мастерлыгына кандидат, Россия чемпионы, Бөтенроссия һәм республика ярышларында җиңүче.

– Туган шәһәремдә мастер-класс бирү минем өчен зур дәрәҗә. Иң элек миңа бадминтон дөньясына ишек ачкан, әлеге спортның барлык нечкәлекләренә өйрәткән беренче тренерым Марсель Галиевкә рәхмәт әйтәсем килә. Ә сезгә, егетләр һәм кызлар, уңышлар телим! – диде Иван турнирда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Турнирда республиканың төрле районнарыннан барлыгы 23 команда, һәрберсендә икешәр спортчы: егет һәм кыз катнашты. Безнең районнан «Алтын волан»да җиңү өчен Алинә Лотфуллина һәм Никита Сикун көч сынашты.

– Бадминтон белән мин мәктәп елларыннан ук шөгыльләнәм һәм хәзер дә, буш вакытым булганда, ракетка алам да, спорт залына барам. Бу спорт төре динамик булуы, барлык мускулларны хәрәкәтләндерүе белән ошый. Моннан тыш, бадминтон уенчының рефлексларын яхшыртырга ярдәм итә һәм аның реакция тизлеген арттыра, чөнки воланны күзәтү һәм уен вакытында тиз карар кабул итү өчен җитез һәм игътибарлы булырга кирәк. Көндәлек тормышта мондый күнекмәләр артык булмаячак, – ди Никита Сикун.

Команда буенча иптәше Алинә Лотфуллина да аның белән килешә, ул да бадминтон белән берничә ел шөгыльләнә инде.

Традиция буенча ярышлар Алсу Тарханова воланны ракетка белән символик биргәннән соң старт алды.

Ярышлар колачлы һәм динамик үтте. Уеннар берьюлы алты кортта барды. Спортчылар җиңү яулау өчен бөтен сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар. Бадминтончыларга тамашачылар алкышлар белән көч биреп тордылар.

Чистай спортчылары ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Егетләр арасында Никита Сикун җиңүче булды, ә Алинә Лотфуллина кызлар арасында бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев