Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тирәнлеген белмичә, суга кермәгез

Күптән түгел шәһәр пляжы янында фаҗига килеп чыга. 36 яшьлек ир-ат батып үлә.

Чистайда кабат эссе. Күп кенә кешеләр сулык лар янында ял итүне аннан котылуның иң яхшы ысулы дип саныйлар.

Суда иминлек чараларын үтәмәсәң, ял фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Җәй башыннан безнең районда бер кеше батып үлгән.

Чистайлыларда имин ял культурасын ничек тәрбия ләргә кирәклеге турында Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Чистай инспекторлык бүлеге җитәкчесе Олег Кирсанов сөйли.

 

Күңелсез статистикалы җәй

Коену сезонының кызган чагы. Безнең районда коенырга рөхсәт ителгән урыннар булмаса да, пляжларда халык күп. Без Чулман буендагы шәһәрдә яшибез һәм градусникта температура күтәрелү белән бөтен кешенең дә салкын суда коенасы килә башлый. Әмма нәкъ менә шул вакытта кайберәүләр язмышларын сынарга һәм ерак арага, өстәвенә, канны кыздыручы эчемлекләр кулланганнан соң йөзәргә омтыла. Еш кына бу фаҗигагә китерә. Белгечләр нәкъ менә эссе һава су объектларында бәхетсезлек очраклары санын арттыруга китерә, дип ассызыклыйлар.

– Узган ел республикабызның су объектларында 10 кеше һәлак була, бәхеткә, алар арасында балалар юк. Агымдагы елның 4 аенда 9 кеше батып үлгән, алар арасында бер бала да бар, – дип хәбәр итә Олег Степанович. – Сезне, хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызга табигый һәм ясалма сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен даими рәвештә искә төшерүегезне, аларны бозу нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөм кин булуы турында сөйлә вегезне сорыйм.

Җәй күңелсез статистикадан башланды. Һәлакәтләр сводкасында күптән түгел безнең шәһәрдә булган тагын бер очрак өстәлде.

Фаҗига 13 июньдә үзәк пляжда килеп чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр 17 сәгать 55 минутта керә. Коткаручылар сүзләренә караганда, 1985 елда туган ир-ат су коенырга киткән һәм судан ярга чыкмаган.

– Водолазлар өч көн су төбеннән шул кешене эзләделәр, әмма тапмадылар. Урында эзләү-коткару, янгын сүндерү һәм коткару хезмәтләре, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләде. Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инс пекциясе инспекторлары водолазларга эшләргә комачауламасын өчен узып баручы көймәләрне контрольдә тоттылар. Алга таба гәүдәне эзләү Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе патрульлеге кысаларында дәвам итте. Инспекторлар яр буе линиясен һәм су өстен карап чыктылар. 17 июньнең беренче яртысында ир-атның гәүдәсе табыла. Су агымы аны алып китмәгән, ул ярдан ерак булмаган урында, камышлыкта табылды, – ди 67нче номерлы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Артем Кипров.

Курку белмәгән кешеләргә диңгез тубыктан. Алар көзән җыерудан, йөрәк туктаудан курыкмыйча, ерак арага йөзәләр яки суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмиләр. 21 июньгә булган мәгълүматларга караганда, узган ял көннәрендә республикада су объектларында 4 һәлакәт теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган, шул исәптән 1 бала, 2 кеше коткарылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге очраклар югарыда бәян ителгән статистикага керә.

Батып үлгән дип уйлаган идек…

Коткаручыларны һәм шәһәр халкын тагын бер очрак куркуга салды. Чулман буенда ир-ат әйберләре табыла. Шушы әйберләрнең хуҗасын батып үлгән дип уйлыйлар. Водолазлар суда эшли, полиция хезмәткәрләре әйберләрне өйрәнә, эзләү белән шөгыльләнә.

Бәхеткә, югалган ир-ат исән-сау табыла. Полицейскийлар югалган кешенең шәхесен ачыкладылар. Ир-атны бер тәүлеккә кулга алган булганнар икән. Нәкъ менә административ җәзаны үтәү турындагы белешмәдә, янәсе батып үлгән кешенең мәгълүматлары күрсәтелгән.

– Ир-ат үз әйберләрен Чулман ярында ташлап калдырган. Соңрак аның кайда булуын ачыклый алдык. Ул исән-сау, – дип аңлатма бирде Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров.

 

Балык тотканда да уяулыкны югалтмагыз

Балыкчылар да кайчагында суда иминлек кагыйдәләренә салкын карыйлар. Ачык суда көчле җил вакытында көймә әйләнеп капланырга мөмкин. Күп кенә гаиләләрдә көймәләр бар, шуңа күрә навигация ачылу белән Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары көн саен су өстендә. Күңелсез хәлләргә юл куймас өчен, ярда рейдлар үткәрәләр.

Узган елның октябрендә Чистай районында өлкән яшьтәге балыкчы көймәдән Чулманга төшеп батып үлгән. Ир-атның гәүдәсен Солянойлар районындагы суда иртәнге тугызларда күреп алалар. Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары аны ярдан 450 метр ераклыктан егерме минут эчендә судан чыгаралар. 79 яшьлек ир-ат батып үлгән. Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инс пекциясе инспекторлары су өстеннән балыкчының шәхси әйберләрен һәм көймә бачогын табалар. Башлангыч мәгълүматлар караганда, көймә әйләнеп капланган һәм баткан.

 

Кагыйдәләрне балачактан белергә кирәк

Җәй башыннан «Йөзәргә өйрән» Бөтенроссия акциясе кысаларында Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инс пекциясе Чистай бүлеге инс пекторлары балаларга суда иминлек кагыйдәләре турында сөйлиләр, коткару чаралары белән таныштыралар. Мәсәлән, күптән түгел Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Чистай инспекторлык бүлеге җитәкчесе Олег Кирсанов һәм Алексеевск поселогыннан 3нче номерлы ЗПСОның 2нче класслы коткаручысы Евгений Афанасьев Каргалы гимназиясенең мәктәп яны лагеренда ял итүче кызларга һәм малайларга коену, көймәдә йөрү кагыйдәләре, коткару чараларыннан ничек дөрес файдалану һәм батучыга ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Аларга суда нинди куркыныч янаганын аңлаттылар. Белгечләр түгәрәк һәм бау ярдәмендә ничек дөрес коткарырга кирәклеген күрсәттеләр. Соңрак балалар күнегүләрдә күнекмәләрен ныгыттылар. Шуннан соң балаларга навигация билгеләрен, ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын белүгә кечкенә генә имтихан оештырдылар. Укучылар биремнәрне яхшы үтәделәр. Дәресләрдән соң инспекторлар балаларга һәм педагог ларга суда иминлек чаралары турында белешмәлекләр тараттылар.

– Кагыйдәләрне белү һәм суда зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәтә белү һәр кеше өчен кирәк, – дип билгеләп үтте Олег Кирсанов. – Иң мөһиме – паникага бирелмәү. Бу очракта көчне янга калдыру, сулыш алуны саклап калу, ярдәмгә чакыру һәм күпмедер вакыт су өстендә калу мөмкинлеге барлыкка килә. Балаларга актив, ә иң мөһиме җәйге каникулларын имин үткәрүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев